Азнакайда ислам мәдәнияте кичәсе узды

DSC0644019 нчы август көнне Азнакайда «Йөрәкләр ачылганда» дип исемләнгән ислам мәдәнияте кичәсе узды, әлеге күркәм бәйрәмне оештыручылар «Иман» яшь мөслимәләр үзәге һәм Азнакай районы яшьләр эшләре идарәсе. Бу чараның «Экстремизмга — юк» айлыгы алдыннан оештырылуы да очраклы түгел, бәйрәмнең максаты -яшьләргә традицион ислам мәдәниятенең матурлыгын һәм күпкырлылыгын күрсәтү иде.

Биредә милли ризыклар, татар йорты бизәлеше, пәйгамбәрдән килгән медицина ризыклары, мөселман хатын-кызлары киемнәре күргәзмәсе оештырылган иде. Респуликада игълан ителгән «Китапка кылйк хисап» акциясе кысаларында борынгы татар мәгрифәтчеләренең китапларны җыю, татар шамаиле ясау буенча һәм киемнәргә милли орнамент төшерү мастер класслары, ә балалар өчен сабатуй уеннары оештырылды. Шулай ук бәйрәмгә матур озын күлмәк киеп килгән сылу туташларга һәм ханымнарга чәчәкләр һәм Р.Фәхретдиннең хатын-кызлар турында әйтелгән сүзләре язылган комплимент-язу бүләк ителде.

Кичәне сәламләү сүзе белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы, көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин, Азнакай районы мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрделәр.

Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары — тренер Зилә Гәләветдинова, яшь һәм талантлы каллиграф Гөлназ Исмагыйлова һәм «Буралы әбиләре» иҗат коллективы булдылар.

Бәйрәмгә аеруча милли төсмерне төбәкне өйрәнү музееның тарихи күргәзмәсе өстәде һәм бу очраклы түгел, чөнки бәйрәмдә күрсәтелгән театральләштерелгән тамаша да 19 нчы гасырда бара иде. Озак еллар буе гыйлем эзләп йөргән мосафир Азнакай ягындагы Күктәкә җыенына килеп эләгә һәм татар мөселманнарының тормышы белән таныша, үзенә остаз табып һөнәр үзләштерергә була.

Әлеге кичә динебезнең матурлыгын, гореф-гадәтләребезнең киңлеген күрсәтте, яшьләребезне өлкән буын белән дуслаштырды һәм берәлштерде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.