Азнакайда Коръән укучыларның региональ туры узачак

Азнакай Ак мәчет

4 нче декабрь көнне 9.00 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Мәдәният сараенда Коръән бәйгесенең региональ казыят туры узачак.

Бәйге ике номинациядә — Коръәнне яттан уку һәм көйләп уку буенча узачак. Бәйгенең оештыручылары булып Азнакай мөхтәсибәте һәм Татарстан мөфтияте чыккан.

​Бәйгедә 5 районның төбәк турларында җиңү яулаган ир-егетләр һәм хатын-кызлар катнашачак. Конкурсантлар Урыссу, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай шәһәрләреннән.

Тамашачыларга керү бушлай! Рәхим итегез!

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.