Азнакайда остабикәләрне зурладылар

азнакай (4)2 март көнне Азнакай районы абыстайлары Ак мәчеттә “Әйдәле, остабикә” бәйгесендә гыйлемнәре һәм осталыкары буенча көч сынашты.
Тантананы район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде, ул үз сүзендә: “Абыстайлар алар дин юлында хезмәт итүче, халыкның йолаларын саклаучы хөрмәтле кешеләр, һәрбер авылның йөзек кашы булган ягымлы һәм акыллы апаларына без һәрчак хөрмәт күрсәтергә тиешбез”, — диде. “Сабыйга” тәрбия курсларына йөрүче балаларның Коръән сүрәләре укып бәйрәмне башлап җибәрүләре ямь өстенә ямь булды.
Бәйгедә районның 12 авылыннан һәм Актүбә бистәсеннән дин юлында йөрүче хөрмәтле остабикәләр җыелган иде, алар үзара Коръән укуда, мөнәҗәт әйтүдә, Ислам дине буенча сорауларга җавап бирүдә көч сынаштылар, шулай ук яшьләр тормышында еш очрый торган хәлләргә үз тәҗрибәләреннән чыгып акыллы киңәшләрен бирделәр, хәтта яшьлекләренә кайтып килеп, биләүгә бала да биләделәр. Ә остабикәләрнең күз явын алырлык кул эшләреннән һәм төрледән-төрле татлы ризыкларыннан өстәлләр сыгылып тора иде.
Конкурска килгән барлык абыстайлар бар яклап та бик оста һәм уңган иделәр, жюрига урыннар билгеләү дә авыр булды, ләкин бәйге бәйге инде. Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынга Уразай авылыннан Галиева Мөнирә, икенче урынга Урсай авылыннан Сагдиева Миннеасия һәм өченче урынга Әлкәй авылыннан Фәррахова Сәрия абыстайлар ия булдылар.
Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Азат хәзрәт бүләкләр тапшырды. Шулай ук Азнакай шәһәрендә озак еллар эшләгән, бик күп шәкертләрнең остазлары булган олы абыстайларга да мөхтәсибәт исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлекле буләкләр бирелде.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.