Азнакайда Рамазан ае оешкан төстә үтә

 

lAL8Gz0sDio

Рамазан ае җитүне азнакайлылар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Уразаның беренче көненнән үк шәһәрнең Ак мәчетендә таравих намазы укыла башлады, аны Төркиядән килгән Коръән-хафиз Исмәт Айдын бик матур итеп алып бара.    Шулай ук иртәнге якта Исмәт абыйлары балаларны да тәҗвит һәм мәкам белән Коръән укырга өйрәтә, кыска сүрәләр ятлата. Ә өйлә намазыннан соң исә хатын-кызлар, апалар Исмәт хәзрәт белән көн саен бер дҗүз укып чыгалар. Кич белән инде бик күңелле итеп ифтар ашлары үтә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.