Азнакайлылар «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестиваленнән өч җиңү белән кайттылар

???????????????????????????????13 март көнне Бөгелмә шәһәрендә ТР Диния Нәзарәте тарафннан оештырылган дүртенче республикакүләм “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале узды. Быел катнашучылар арасында республиканың Баулы, Яңа Чишмә, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан, Казаннан һәм Башкортстаннан барлыгы 45 аерым башкаручы һәм 14 ансамбль катнашты.

Чыгышларны  Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, яшь мөнәҗәтче Илгиз Шәйхрәзиев, Бөгелмә  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Фәния Әхмәтшина, нәзарәтнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова бәяләде.

Фестивальне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәер-фатихасын биреп ачып җибәрде һәм ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.
Баллар куйганда катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары да бәяләнде. Бигрәк тә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга аерым игътибар бирелде.
Азнакай Мөхтәсибәте вәкилләре фестивалдә быел икенче тапкыр гына катнашуга карамастан өч призлы урынга лаек булдылар.
Балалар арасында соло номинациясендә Азнакай сәнгать мәктәбе укычысы Алейна Каракылыч (җитәкчесе Шәрифуллина Н.С.) төрек телендә әйтелгән мөнәҗәте белән беренче урынны яулады.
Балалар ансамбльләре арасында “Азнакай энҗеләре” дуэты — Алейна Каракылыч һәм Язилә Хәсәнова (җитәкчесе Бакина Л.Р.) өч телдә башкарган “Йә, Иләһи” мөнәҗәте өчен икенче дәрәҗәле дипломга ия булдылар.
19-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында Ранил Исламов әби-бабаларыбыздан килгән борынгы “Сабырлык” мөнәҗәтен әйтеп икенче урынны яулады. Барлык җиңүчеләргә дә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Фестиваль ахырында жюри барлык катнашучыларга да рәхмәт хатларын тапшырып, киләсе елларда да милләтебезнең йөзен саклаучы, халыкны әхлакый яктан тәрбияләүче шундый фестивальләрдә катнашырга чакырды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.