Азнакай имамнары Корбан бәйрәме мәсәләләрен хәл итте

Ак мечеть9 снетябрь көнне Азнакай шәһәренең үзәк мәчетендә район имамнары җыелышы булып узды. Җыелыш Корбан бәйрәменә бәйләнешлә мәсәләләргә багышланган иде. Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Татарстан мөфтие Камил Самигуллинның бәйрәм котлавын укып китте һәм каызйлар шурасының карары белән таныштырды. Бу елны Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә, гает намазы районның барлык авылларында да иртәнге сәгать 6.00 укылачак. Шулай ук маманар нисаб күләме белән танышты һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга да җавап алды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.