Азнакай мөгаллимнәре мәчет лагерларын оештыру курсларында белемнәрен арттырды

DSC_4824_014-16 апрель Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә багышланган курслар узды.
Республика мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары, авыл имамнары һәм мөгалимнәре Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә кагылышлы өч көнлек курслар үтте.
Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге оештырган әлеге чарага 100 якын кеше җыелды.
Азнакай районыннан әлеге курсларда барлыгы 10 кеше катнашты, алар — Кәкре Елга, Әсәй, Чалпы,  Урсай, Сәпәй авылларыннан, Зәнгәр мәчет һәм мөхтәсибәт вәкилләре иде.

Өч көн дәвамында алар билгеләнгән тема буенча лекцияләр тыңлады, психологлар һәм башка белгечләрнең мастер-классларында катнашты, һәр өлкәдә белемнәрен арттырды һәм Азнакайга яңа планнар белән кайтты.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.