Азнакай мөхтәсибәте мәчетләре төшкән календарь дөнья күрде

календарь азнакаевоАзнакай мөхтәсибәтенә караган, 44 мәчет фотосы төшкән, 2016 елга стена календаре район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин инициативасы белән бастырылды. «Әлеге календарьда без, Азнакай мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрне дә төшердек,- диде безгә имам-мөхтәсиб, — өске өлештә шәһәрдә урнашкан 3 мәчет урын алган: үзәктә — «Ак мәчет» һәм аның як-ягында «Зәңгәр» һәм «Азнакай нуры» мәчетләре. Аскы өлештә авылларда һәм Актүбә бистәсендә эшләп килүче 41 мәчет фотосы».

Хәзерге вакытта барлык мәчетләрдә дә имам әбу Хәнифә мәзхәбе буенча вәгазьләр укыла, көндәлек һәм Җомга намазлары үткәрелә, районның 20 мәчетендә Ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәтү дәресләре оештырылган. Ел саен 7 мәчеттә мәктәп яшендәге балалар өчен ял итү лагерлары үтә. Район имамнары өчен атна саен Үзәк мәчеттә укулар алып барыла.

Соңгы елларда мәчетләрне төзү һәм яңарту буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән дә бик күп эш эшләде,

Азнакай районы мәчетләре төшкән календарь 1989 нчы — 2015 нче елларда эшләгән имамнарның эшенә, төзелгән мәчетләргә беркадәр йомгак һәм нәтиҗә булды. «Әлеге календарь азнакайлыларга бик яхшы бүләк булыр дип уйлыйм, — диде Азат безгә хәзрәт, — шулай ук ул үзгәртеп кору чорыннан соңгы безнең җирлектәге Ислам дине тарихын саклаучы бер ядкарь дә булып калыр, иншә Аллаһ».

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.