Азнакай районы имамнарының чираттагы утырышы Балтач авылында узды

q_yupPOuaIM Азнакай районы имамнарының чираттагы утырышы Балтач авылында булып узды. Очрашуда Азнакай районы мөхтсибе Азат Талибуллин һәм 14 авыл имамы катнашты. Утырышта Балтач авылы имамы Әнис хәзрәтнең чыгышы тыңланды, имамнарны һәм авыл халкын борчыган мәсәләләр күтәрелде.

Мөселманнарны борчыган сорауларның берсе: вафат булган кардәшләрне юу мәсьәләсе иде. «Татарларда мәетне өйгә алып кайтып, мөселманча юып, кадер-хөрмәт белән озату йоласы бар, ләкин моргта бу йолалар үтәлми, монлдый очракларда нишләргә?»- дип борчулы уйлары белән мөгаллимә Нәфисә ханым уртаклашты. Имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт бу мәсьәләдә ачыклык кертте, «Мәетне моргта юу мәҗбүри түгел, әгәр дә өйдә юу теләгегез һәм мөмкинлегегез бар икән, сезнең моңа хокукыгыз бар, вафат булган туганыгызны өйгә алып кайтып, мөселман йолалары буенча озата аласыз», дип аңлатып китте ул.

Имамнарның киләсе җыелышлары Туйкә һәм Уразай авылы мәхәлләләрендә узачак.

2 декабрь көнне исә Азнакай шәһәренең Ак мәчетендәавыл  имамнары һәм абыстайлары белән зур очрашу узачак.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.