Азнакай районы мәчетләрендә Мәүлид кичәләре үтте

dR5zaJLO18MМөселман дөньясы Мәүлид аена аяк басты. Рабигуль-әүвәл аеның 12 се — ислам дөньясында зур тантана көне, бөтен дөнья мөселманнарының зур вакыйгасы булган Мәүлид бәйрәме. Мәүлид ул — пәйгамбәребез Мөхәммәтнең (с.г.в.) туган көне, туган ае. Әлеге көннән башлап дөньяга ислам нуры җәелгән, бик күп могҗизалар булган.
Мәүлид бәйрәме көнне мәчетләрдә вәгазьләр, Коръән сүрәләре укыла һәм пәйгамбәребез рухына дога кылына, аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә, хәер таратыла.
22-23 декабрь көннәрендә барлык  мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Тантананың иң зурысы Болгар шәһәрендә  ТР президенты  киңәшчесе Минтимер Шаймиев һәм мөфти Камил Самигуллин катнышында узды.
Азнакай районы мәчетләре дә бу чарадан читтә калмадылар, Буралы, Кәкре Елга, Әсәй һәм башка авыл мәчетләрендә, Азнакай шәһәренең өч мәчетендә дә дин кардәшләребез җыелып пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр, вәгазьләр сөйләделәр, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең тормыш юлын искә төшерделәр.
24 декабрь көнне Азнакай нуры мәчетенә туксаннан артык мөселман кардәшебез Мәүлид кичәсенә җыелды, тантанада шулай ук хакиият башлыгы ярдәмчесе Айдар Халиуллин һәм имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин да катнаштылар. Алар килгән кунакларны шушы матур бәйрәм белән котлап районыбызда бар халыкка да тату, матур итеп яшәүне теләделәр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.