Азнакай районы мәчетләре төшкән 2017 елга календарь дөнья күрде

1Азнакай мөхтәсибәтенә караган, 45 мәчет фотосы төшкән, 2017 елга стена календаре район имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин инициативасы белән бастырылды.

«Әлеге календарьда без, Азнакай мөхтәсибәтенә караган барлык мәчетләрне дә төшердек,- диде безгә имам-мөхтәсиб, — Бу елны без календарьның дизайнын үзгәрттек һәм үткән елны төзелгән мәчетләрне өстәдек. Бүгенге көндә районда 45 мәчет эшләп килә, тагын берничә авлда гыйбәдәт йортлары төзелә».

Хәзерге вакытта барлык мәчетләрдә дә имам әбу Хәнифә мәзхәбе буенча вәгазьләр укыла, көндәлек һәм Җомга намазлары үткәрелә, районның 23 мәчетендә Ислам дине нигезләрен һәм Коръән укырга өйрәтү дәресләре оештырылган. Ел саен 8 мәчеттә мәктәп яшендәге балалар өчен ял итү үзәкләре оештырыла. Район имамнары өчен атна саен Үзәк мәчеттә укулар алып барыла.

Соңгы елларда мәчетләрне төзү һәм яңарту буенча район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән дә бик күп эш эшләнде.

Азнакай районы мәчетләре төшкән әлеге календарь азнакайлыларга бик яхшы бүләк булыр дип өметләнәбез.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.