Азнакай районы Әгерҗе авылында зур бәйрәм үтте

???????????????????????????????7 июль көнне Азнакай районы Әгерҗе авлы чын-чынлап зур бәйрәм оештырды. Әгерҗе авылының тарихы бик еракларга барып тоташа, 1859 елда бу авылда мәчет булуы билгеле, егерменче гасыр башында инде ике мәчет, ике мәктәп була. Бәйрәмгә җыелган халык та әлеге тарихи мәгълуматларны искә төшереп авыл зиратында дөньядан киткән әби-бабалар рухына дога кылдылар, элек Җәмигъ мәчете торган урыныга истәлек ташы куйдылар.
Әлеге тантаналы чараларда көньяк-көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин, Азнакай районы мөхтәсибе Азат Талибуллин да катнаштылар. Шулай ук моннан 350 ел элек халыкка хезмәт иткән мәчет урынына 2006 елда  яңа мәчет салына, бәйрәмдә әлеге чараны да билгеләп  үтеп мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләрне рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, яңа мәчетнең ун еллыгын бәйрәм иттеләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.