Азнакай спортчылары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татар милли көрәш һәм кул көрәше буенча VIII берләштерелгән Россиякүләм турнирында өченче урын яулады

DSC06870_016 апрельдә татар милли көрәшен һәм кул көрәшен яратучы мөселманнар кабат Чаллының “Витязь” спорткомплексына җыелдылар. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татар милли көрәш һәм кул көрәше буенча VIII берләштерелгән Россиякүләм турниры узды. Быелгы ярышларда Татарстаннан (Алабуга, Азнакай, Әлмәт, Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Балтач, Буа, Биектау, Норлат, Чаллы, Чистай, Чирмешән, Менделеевск, Түбән Кама, Саба, Яңа Чишмә, Зәй, Казан, Баулы) һәм Башкортостан (Балтач, Аскын районнары) 81 спортчы катнашты. Алар арасында татарча көрәш һәм кул көрәше буенча 12 спорт остасы, 4 мастерлыкка кандидат бар иде. Шулай ук кул көрәше буенча дөнья чемпионы Руслан Хәмидуллин булды. Моңа өстәп шуны әйтергә кирәк, көрәшчеләрнең күбесе төрле дәрәҗәдәге разрядларга ия иде. Шуңа күрә дә көрәш бик киеренке барды.

Турнир шартлары буенча ошбу ярышларда фәкать намаз әһелләре катнаша. Шуңа күрә бу юлы да үлчәнү процедурасына кадәр спортчылар намаз гыйбадәтен ни дәрәҗәдә белүләре хакында әңгәмә кордылар.

Берләштерелгән турнирны ачу тантанасында Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Татарстан мөселманнары мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, татарча көрәш ветераны, спорт мастеры Фрил Әхмәтов, көрәшләрнең баш хөкемдары Рәкыйп Фәйзуллин мөселман спортчыларына уңышлар теләде. Җәлил хәзрәт үз чыгышында Пәйгамбәребез саллаллаһу галәйһи вә сәлламнең спортны бик яратуын, йөгерү, көрәш бәйгеләрендә катнашканы турында сөйләде, мөселман кешесенең рухи яктан да һәм физик яктан да нык булырга омтылырга тиешлеген искәртте. Баш казый шулай ук Чаллы шәһәре хакимиятенә, имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәткә шундый чаралар оештырган өчен рәхмәтен белдерде. Сәламләүләрдән соң Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин Коръән укыды һәм барча катнашучылар бергәләп дога кылдылар.

Быелгы турнирда татарча көрәш 5, кул көрәше 2 үлчәү авырлыгында барды. Көрәш парлары җирәбә нигезендә билгеләңде. Турнир фәкать өйлә намазы вакытында гына тукталып торды. Спортчылар арасында үз көчләрен татарча көрәштә дә, кул көрәшендә дә сынап караучылар бар иде. Һәм менә барлык парлар көрәшеп чыккач финал ярышларында җиңүчеләр билгеләнде.
Командалар арасында Азнакай мөселман егетләре 3 урынны яулады.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.