Ак мәчеттә ир балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен тәмамлады

Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә 11-23  июль көннәрендә 7-15 яшьлек ир балалар өчен рухи-сәламәтләндерү үзәге оештырылды. Үзәккә барлыгы 23 бала йөрде, алар биредә Ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын һәм шулай ук догалар, сүрәләр өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр дә яшь егетләр булганлыктан лагерь бер тында. шау-гөр килеп торды. Балаларга тәрбия биреп, спорт уеннары һәм азан әйтү конкурсы оештырып ике атна сизелми дә үтеп китте.

23 июль көнне үзәкне ябу тантанасында азан конкурсында җиңүчеләрне һәм иң тәртипле балаларны билгеләп үттеләр, Азат хәзрәт Талибуллин балаларны киләчәктә дә шундый әхләклы, белем алырга ашкынып торучы, җәмгыяткә һәм динебезгә файдалы яшьләр булып үсүен теләде. Ә «Азан» конкурсында беренче урын алган 10 яшьлек Арслан Әхмәдеев Ак мәчеттә, бөтен шәһәрне яңгыратып, азан әйтү бәхетенә иреште. Барлык балаларга да спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.