Ак мәчеттә көн дә Ифтар ашы оештырыла

ифтар

Рамазан аенда Ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен Ифтар ашлары уздыру бик саваплы санала. Шуны истә тотып Азнакайның Ак мәчете ашханәсендә авыз ачтыру мәҗелесләре даими оештырылып тора. Теләгән һәрбер кеше азык-төлек алып яки билгеле күләмдә акчасын биреп Ифтар ашы үткәрә ала монда. Сөмбел абыстай җитәкчелегендә меню төзеп, тәмле итеп пешереп, өстәлләрне мул итеп әзерлиләр. Көн саен алтмышлап-җитмешләп кеше җыела, Коръән укып башлап, тоткан уразар, укыган намазлар кабул булсын дип дога кылып тәмалыйлар әлеге мәҗелесләрне. Ифтардан соң дин кардәшләребез мәчеткә Таравих намазына керә. Рамазан аенда гына укыла торган бу намаз бик соң тәмамлануга карамастан, халык күп йөри. Намаз бетүгә мәчет янында автобуслар көтеп тора, һәркемне шәһәр буйлап өйләренә илтеп куя алар. Ихлас күңелдән ышанып, җәйге озын көннәрдә Уразаларын тоткан, төнлә намазлар укыган мөселманнарга, Аллаһ Тәгалә кабул кылсын дип телисе генә кала.

no images were found

 

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.