Ак мәчеттә район имамнары катнашында Мәүлид бәйрәме узды

view_2036287_189244815 декабрь көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә авыл имамнары катнашында Мәүлид бәйрәме узды. Имамнарыны котларга азнакай муниципаль районы башлагы уранбасары Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы да килде.

Шулай ук Азнакай шәһәрендә туып-үсеп хәзерге вакытта Казанда имам булып эшләүче Рамиль хәзрәт Галиев та райондашларын котларга дип, бүләкләр белән кайткан иде.

Авыл имамнары каршында шулай ук ДУМ РТ Хаҗ туроператоры вәкиле Хәйдәр Бикмөхәммәтов та чыгыш ясады, ул хаҗ кылу мөһимлеген һәм хаҗ тарифлары турында аңлатып китте.

Кичә барышында имамнар Коръән сүрәләре укыдылар. пәйгамбәребезгә салаватлар әйттеләр.

Соңыннан иманар һәм кунаклар әңгәмәне мул табын артында дәвам иттеләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.