Диния Нәзарәте «Яшь вәгазьче» конкурсы игълан итә

VagazТатарстан Республикасы мөселманнанары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге «Яшь вәгазьче» конкурсын игълан итә. Конкурста 18-35 яшь аралыгындагы мөселманнар катнаша ала, имамнар һәм мәдрәсә укытучылары катнаша алмый.
Конкурс эшләре татар телендә, язма рәвештә, 15 мартка кадәр район күләмендә сайлап алына.
Республика турына районда беренчелекне алган эшләр җибәрелә. 31 март көнне республика турына чыккан җиңүчеләр үз эшләрен яклап көч сынашачак. Взгазьләрнең темалары түбәндәгеләр булырга мөмкин:
1. Исламда шаяру (Шутки в Исламе)
2: Теләмәсәң эшләмә («Не желай, а делай»).
3: Психология һәм Ислам. (Психология и ислам)
4: Гөнахның чиге кайда (Где грань греха?).
5: Исламда канәгать булу (Довольство в Исламе)
6: Ислам — фикер йөртүчеләр дине (Ислам – религия размышляющих).
Язма эшнең күләме 2-3 бит булырга тиеш, конкрста катнашырга теләүчеләр aznislam@mail.ru адресына үз эшләрен җибәрә ала.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.