Игътибар бәйге!

%d0%b0%d0%b7%d0%bd%d0%b0%d0%ba%d0%b0%d0%b9-%d0%b0%d0%ba-%d0%bc%d3%99%d1%87%d0%b5%d1%82-1 Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте
Азнакай шәһәре һәм районы мөхтәсибәте

Коръән уку конкурсы һәм “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча викторина игълан итә.

Конкурс шартлары:

1. “Гыйбәдәте Исламия” китабы буенча викторина 10-15 яшьтәге кызлар һәм малайлар арасында уза. Конкурс язма тест формасында үткәрелә.
Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика турлары.
Район туры – Октябрь, төбәк туры – Ноябрь, республика туры – Декабрь айларында узачак. Район конкурсында җиңгән 3 кыз һәм 3 малай төбәк конкурсында (Урыссуда) катнашачак. Төбәк конкурсында җиңүчеләр республика турына — Казан шәһәренә барачак.
Республика конкурсында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр биреләчәк.

2. Коръән уку конкурсы БАРЛЫК ЯШЬТӘГЕ Коръәнне яттан яки китаптан матур һәм дөрес итеп укый белүчеләр арасында үткәрелә.
Конкурс 3 турда уза: район, төбәк, республика туры. Район туры – Октябрь, төбәк туры – Ноябрь, республика туры – Декабрь айларында.
Коръән уку конкурсы 2 номинациядә — “Хифз” һәм “Тиләвә” узачак. Республика турында беренче урын алучылар Хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк.
Үткәрү вакыты: 30 Октябрь — район туры
Үткәрү урыны: Азнакай шәһәре, Ак мәчет.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.