Июнь ае лагерьларга бай булды

IMG_7637-1024x682

Җәй җитеп, уку йортларында каникуллар башлануга карамастан, Азнакай шәһәре һәм районы мәчетләре эшчәнлекләрен туктатмады. Июнь аеның беренче көннәреннән үк шәребезнең Ак һәм Зәңгәр мәчетеләрендә, районның Кәкре-Елга, Чалпы һәм Әсәй авылларында мөселман балалары өчен лагерьлар үз ишекләрен ачты.

Ак мәчеттә унбишләп малайга тәрбиячеләре Ислам дине нигезләрен, гарәп хәрефләрен өйрәттеләр, кыска дога һәм сүрәләр ятлаттылар, буш вакытларында спорт уеннары белән шөгыльләнделәр, бассейнда су керделәр. Гадәттәгечә лагерь клад эзләп табу уены, Сабантуй һәм бүләкләр тарату белән тәмамланды.
Зәнгәр мәчет исә унтугыз кыз баланы кабул итте. Аларны Казаннан һәм Түбән Камадан кайткан шәкерт кызлар тәрбияләде. Намаз һәм гарәп хәрефләре өйрәнү белән бергә кызлар тегү-чигү, бәйләү һәм ашарга пешерү серләренә дә төшенделәр. Шулай ук биредә төрле экскурсиялар һәм конкурслар да оештырылды.


Кәкре Елга авылы мәчетендә берьюлы кырык бала өчен җәйге лагерь үткәрелде. Биредә шулай ук Казаннан килгән шәкертләр балаларга гарәп хәрефләрен, намаздагы догаларны һәм сүрәләрне өйрәттеләр. Кыз һәм малайлар тәрбиячеләре белән бергәләп Әлмәт шәһәренә экскурсияга бардылар, бик матур итеп, авыл халкы алдында чыгарылыш кичәсе оештырдылар.
Чалпы авылында инде тугызынчы май көнне үк авыл мәдрәсәсендә белем алган балалар Сабантуй оештырып, ветераннарга бүләкләр таратып, алар каршында чыгыш ясаган булганнар, җәй көне лагерь оештырырга сүз куешканнар. Июнь ае башлануга ук кызлар һәм малайлар мәчеткә ашыкканнар. Монда аларны Мөхәммәдия мәдрәсәсендә белем алучы Альбина апалары тәрбиләгән, дини белемнәрен тирәнәйткән.
Әсәй авылы мәчетендә дә унбишләп малай Ислам дине нигезләренә төшенгән. Намаз укырга, әдәпле-әхлаклы булырга өйрәткән аларны тәрбияче абыйлары.
Белүебезчә кайбер мәчет-мәдрәсәләрдә мондый лагерьларны күп еллар дәвамында оештыралар, ә кайберләре әле бу чараларга өйрәнеп кенә килә. Ничек кенә булмасын, балаларны әхлаклы, иманлы, белемле итәргә тырышкан барлык оештыручыларга, имамнарга, абыстайларга, мөгаллимнәргә һәм иганәчеләргә бик зур рәхмәт әйтәсе килә. Аллаһ Тәгалә изге эшләрегезне дәвамлы кылсын , кылган изгелекләрегез үзегезгә дә изгелек булып әйләнеп кайтсын. Башка авыл мәчет-мәхәлләләре дә сездән үрнәк алсын.
Август аенда Ак мәчеттә һәм Әсәй авылы мәчетендә кыз балалар өчен мөселман дини лагерьлары оештырыла. Мәктәп яшендәге кызларны көтеп калабыз.

Лагерьлардан фоторепортажны фотогалереядан карый аласыз

 

 

 

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.