Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Азнакай Ак мәчетМөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле азнакайлылар!
Барчагызны да олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм!
Ислам дөньясының күркәм бәйрәме – Корбан гаете барчаларыбызга хәерле булсын, иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен!
Елга бер мәртәбә килүче әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе – Аллаһ ризалыгы өчен корбан чалу йоласын башкаралар.
Шөкер, Азнакаебызда да елдан-ел дингә килүчеләр, намазларын торгызучылар, корбаннар чалып якыннарын һәм мохтаҗларны шатландыручылар арта бара.
Без Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләребезнең, туганнарыбызның, күршеләребезнең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә тырышабыз. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкер итү, мохтаҗларга ярдәм итү, хәер-сәдакаләр өләшү безне Аллаһы Тәгаләгә якынайта.
Әлеге бәйрәм көннәрендә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәргә һәм авыр тормыш шартларында яшәүчеләргә битараф калмаска, аларга игътибар һәм ихтирам күрсәтергә тырышыйк.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен.
Ихтирам белән Азнакай районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.