Кәкре Елга авылы мәчетендә балалар өчен кышкы лагерь узды

DSC04571Азнакай районы Кәкре Елга авылы мәчетендә 4-8 гыйнвар көннәрендә 7-15 яшьлек балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Лагерга барлыгы 31 бала йөрде, алар биредә Ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын һәм шулай ук догалар, сүрәләр өйрәнделәр.
Көннәр суык булуга карамаста лагерь бер тында узды. мәчет эче шау-гөр килеп торды.

8 гыйнвар көнне лагерны ябу тантанасында иң тәртипле, иң яхшы укыган балаларны билгеләп үттеләр, колхоз рәисе Рамил Зарипов һәм авылның имамы Фәһим хәзрәт Мингазов балаларны киләчәктә дә шундый әхлаклы, белем алырга ашкынып торучы, җәмгыяткә һәм динебезгә файдалы яшьләр булып үсүен теләде. Барлык балаларга бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук бәйрәмдә Азнакай мөхтәсибәте каршында эшләп килүче «Иман» мөслимәләр үзеәгеннән килгән яшь мөслимәләр дә катнашты, алар балаларның әниләренә һәм әбиләренә матур итеп яулык бәйләү серләрен өйрәтте һәм кечкенә кызларга гарәп бизәге мәхәнди бүләк итте.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.