Мөбәрәк ай Рамазан

imgpreviewМөбарәк Рамазан аенда мөэмин-мөселманнар ураза тотып, тәгать-гыйбадәттә булып Аллаһы тәгаләгә шөкеранәләр китерәләр. Бу фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди мәсьүлият йөкләнә соң? Әнә шул турыда һәрбер кеше тулы мәгълүматка ия булырга тиеш.
Бөтен әгъзаларыбызның уразасы бар. Күзнеке — харам кылынган нәрсәләргә карамау, оятлы күренешләргә бакмау. Колакныкы — гайбәт, ялган сүзләрне ишетмәү. Телнеке — шикаять, бөһтан вә фәхеш сүзләрне әйтмәү. Кулныкы — харам нәрсәләргә аны сузмау. Аякныкы — лаексыз урыннарга бармавы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. мөбарәк хәдис шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде. Беренчесе — ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуыннан; Икенчесе, — кыямәт көнендә Аллаһ тәгаләнең гүзәллеген күрүендә.
Ни өчен уразаны Аллаһ тәгалә белән бәндә арасындагы сер гыйбадәте дибез? Чөнки намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак — бөтенесе күренә. Әмма ураза тотсак фәкать үзебез һәм Аллаһы гына белер.
Ураза бәдәнебезнең зәкятедер. Бер ел эчендә утыз көн бәдәнебез ял итә. Кеше ач булганда аның калебе йомшара төшә. Кайсының йөрәге йомшак булса, андый кеше яндагыларга рәхим-шәфкать тойгысы белән карый. Шуның өчен дә бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь- мескеннәрнең хәленә керү, садака-ярдәмнәр өләшү ае да.
Рамазан аенда кешеләр ачлыкка үз ихтыярлары белән сабыр итәләр. Гөнаһлардан үзләрен аралыйлар. Көндез ачлыкка сабыр итсәләр, кичләрен тәравих намазларында сабыр белән гыйбадәт кылалар.
Аллаһ тәгалә фәрештәләргә әйтә, җир йөзенә Үземә хәлифә, ягъни адәмне яратам, ди. Фәрештәләр: адәмне яратсаң, җир йөзендә фәсәд кылыр, нахакка кан коер, без исә Сине олылыйбыз, диделәр. Аллаһ тәгалә әйтте ки, Минем белгәнемне сез белмисез. Алар белән Минем арада мәхәббәт булыр. Соңыннан нигъмәтләр тулы табын янында ифтаргача сабыр итеп утырган ураза тотучыларны күрсәтеп: әй фәрештәләрем, Адәмне яратма, дигән идегез, җир йөзенә карагыз, аларның карыннары ач, алларында ризык мулдан, куллары бәйләнмәгән. Әмма Минем ризалыгым өчен сабыр кылып утыралар. Шуның өчен аларны яратам. Сез шаһит булыгыз, аларның гөнаһларын кичердем, диер икән.
Һәрбер кеше, аеруча әнә шул айда, күбрәк яхшылык кылуга хәрәкәт итергә тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. үз хәдис Шәрифләрендә, кем ки бер ураза тотучыны хәләлдән тапкан ризык белән ифтар кылдырса, шул айда фәрештәләр аңа савап язарлар дип әйткән. Сәхабәләр, йә Рәсүлүллаһ с., безнең ифтар кылдыру өчен ризыгыбыз юк, диделәр. Рәсүлүллаһ с. бер хөрмә белән булса да ифтар кылдырсагыз, ул әҗергә лаек булырсыз, диде.
Мәгълүм ки, мөбарәк Рамазан шәриф көннәрендә бөтен кешеләр изгелек кылуга, күпләп савап вә әҗер алу өчен омтылалар. Шул җөмләдән ураза тотучыларга хезмәт кылучы сәүдәгәрләр дә. Аллаһ ризалыгы өчен бу көннәрдә алар савап өмет итеп аеруча яхшы мөгамәлә белән ихластан хезмәт итүләре ләзем. Пәйгамбәребез с. хозурына бер сәхабә кереп миңа җәннәткә кертә торган юлны өйрәт, диде. Рәсүлүллаһ с. әйтте ки, кайсы җирдә, кайсы хәлдә булсаң да Аллаһыдан куркып эш ит!
Димәк, ул итче, икмәкче яки сатучы булып хезмәт иткәндә дә хәләл рәвештә аны үтәргә тиеш. Бу турыда Аллаһ тәгалә Коръән Кәримдә әйтә ки: «Алдап үлчәүчеләргә үкенеч! Кешеләрдән үзләренә үлчәтеп алсалар, төгәл булалар, инде, аларга асып яки болай үлчәгәндә алар киметәләр! Алар төшенмәсләрдер, тереләчәк булачакларына бөек көн өчен. Ул көнне кешеләр галәмнәр Раббысы каршында торырлар». (Мүтаффифин, 16). Аңлашыла ки, ахирәтне уйлаган, кыямәттән курыккан кеше урламас, дөреслекне сәүдәсендә саклар.
Рамазан аенда ураза тоту Мөхәммәд г-мнең өммәтенә хастыр. Муса г-м Аллаһы тәгаләгә: «Йә Раббым! Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?» — дип сораганына Аллаһ тәгалә: «Әйе, алар хабибем Мөхәммәд г-м өммәтләредер», — дигән икән. Шунда Муса г-м: «Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды?» — дигәненә Аллаһ тәгалә: «Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд г-м өммәтләре ураза тотып, иреннәре агарып ифтар вакытта кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Аларның догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә минем белән пәрдәсез сөйләшәләр», — дигән икән. Шунда Муса г-м: «Әй Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә биргел», — дип соравына Аллаһ тәгалә: «Бу ураза хәбибем Мөхәммәд г-м өммәтенә генә хастыр», — дип җавап биргән икән.
Әнә шундый фазыйләтле, мөбарәк айда, гөнаһлар кичерелә торган вакытта тәүбә кылыйк. Рамазан шәрифне ганимәт белеп, изгелекләр, хәерле гамәлләр кылып калыйк. Аллаһ тәгалә дини вә дөньяви эшләребездә уңышлар, үсеш бирсен. Үзенең һидаять юлыннан адаштырмасын.

Вәлиулла Якупов

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.