Район башлыгы Ифтар үткәрде

view_616939_767579

Рамазан ае тәмамланырга санаулы гына көннәр калуга карамастан, Азнакай мөселманнары күбрәк изгелекләр кылып калырга ашыга. Белүебезчә шәһәребезнең Ак мәчетендә Ифтар мәҗелесләре көн дә үткәрелә. Бу көннәрдә авыз ачтыручылар арасында хакимият башлыгының да булуы куаныч өстенә куаныч булды. Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы Марсель Шәйдуллин 23 нче июль көнне Ураза тотучыларга хөрмәт күрсәтеп, бик матур һәм мул итеп Ифтар ашы үткәрде. Мәҗелестә Марсель Зөфәр улының ярдәмчеләре, Төркиядән килгән кунак Исмәт хәзрәт, шәһәребезнең башка дин әһелләре һәм таравих намазына йөрүче мөселман крадәшләребез бар иде.

Коръән һәм намазлар укып, авыз ачканнан соң, Азат хәзрәт Талибуллин мәҗелесне дога кылып тәмамлады: «Ураза тотучыларга авыз ачтырган һәркемнең дә изге теләк, максатлары кабул булсын, Аллаһ Тәгалә аларны эшләрендә һәм тормышларында да уңышларга ирештерсен», — диде ул.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан алынды

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.