Республика мәчетләрендә Коръән- хәтем чыгалар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге белән берлектә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазларын үткәрүне оештырды. Рамазан дәвамында намаз вакытында Коръән-хәтем кылалар, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгалар. Казанның «Кол Шәриф», «Гаилә», «Әниләр», «Өметлеләр», «Казан нуры», «Ярдәм», «Нур Ислам» мәчетләрендә, шулай ук Әмәт, Салмачи бистәләре иман йортларында Коръән-хәтем чыгачаклар. Республика районнарына килгәндә, Питрәч, Түбән Кама, Чирмешән, Бөгелмә, Буа районнары мәчетләренә Коръән-хафизлар җибәрелгән. Киров өлкәсе «Исмәгыйль» мәчетенә дә Коръән-хафиз юлланган.

Моннан тыш Татарстан чакыруы буенча Төркиядән килгән 30га якын Коръән-хафиз рамазан дәвамында Татарстанның төрле районнарында, авылларында тәравих намазларын укыячаклар.

dumrt.ru

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.