Рөстәм Хайруллин Азнакайга эшлекле очрашуга килде

X3kUI2MGB7oТатарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Азнакай мөхтәсибәтендә булды. Район үзәгендә Рөстәм хәзрәт имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин белән очрашты. Алар җирлектәге дини вәзгыять хакында, Ураза бәйрәме турында фикерләштеләр.

Шулай ук Рөстәм хәзрәт “Азнакай нуры” яңа мәчетендә булды. Аны Ураза бәйрәменә ачарга җыеналар. Аның манарасы узган ел көз көннәрендә куелган иде.

http://dumrt.ru

 

 

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.