Салават Миннеханов Ифтар ашы үткәрде

ифтар

Соңгы елларда сәнгать өлкәсе кешеләренең Ислам диненә тартылуы турында күп ишетергә туры килә, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки һәркемнең дә күңеле изгелеккә омтыла. Рамазан аенда игелкле гамәл кылып калырга ашыгучылар арасында тумышы белән Азнакай шәһәреннән булган, яшьләр арасында популяр җырчы Салават Миннеханов та булды.

25 июль көнне Азнакайның Ак мәчетендә ураза тотучы мөселман кардәшләребез өчен Салават һәм аның гаиләсе авыз ачтырды. Мәҗелескә йөзгә якын кеше җыелды. Салават, Казанда булу сәбәпле, үзе бирегә килә алмаса да күңеле белән, мөгаен, шушы кардәшләребез арасында булгандыр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.