Әгерҗе авылында имамнар җыелышы узды

әгерҗеУзган атнада авыл имамнарының чираттагы җыелышы Әгерҗе авылы мәхәлләсендә узды. Имамнар каршында Азнакай шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин чыгыш ясады.

Шулай ук әлеге җыелышта Әгерҗе авылы тарихы, аның мәчет төзелеше һәм төрле елларда эшләгән имамнары турында бик кызыклы мәглүматны Альбина ханым  сөйләп китте, бу чорга караган истәлекле документлар белән таныштырды.  Имамнар турындагы мәгълүмат 1874 елдан ук билгеле, шулай ук 1859 елда авылда  бер мәчет, егерменче йөз башында ике мәчет булуы мәгълүм.

Биредә шулай ук, имамнар көнүзәк мәсәләләрне хәл иттеләр, алга планнар билгеләделәр.

Авыл имамнарының киләсе очрашуы Әлкәй авылында узачак.

Ә 2 март көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә авыл абыстайлары өчен «Әйдәле, остабикә!» конкурс-викторинасы узачак.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.