Әлкәй авылында район имамнары җыелышы узды

N2hez-WtK_c17 Февраль көнне Азнакай районы Әлкәй авылында район имамнары җыелышы узды.
Җыелышны имам мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин башлап җибәрде: “90 нчы еллардан бирле авыл иманарын җыябыз, аларның белемнәрен арттыру өстендә эшлибез, мондый традиция бары тик Азнакай районында гына бар”.

Аннары соң сүзне Әлкәй авылы имамы Радик хәзрәт Гимаев алды, ул авылның үткәне һәм бүгенгесе турында мәгълүмат бирде: “Мәчеттә җомга намзларына утызлап кеше җыела, бик матур итеп бәйрәмнәрне үткәрәбез, балалар, хатын-кызларны һәм ир-атларны укытабыз”.
Очрашуда район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нагыймов та катнашты, ул имамнарның сорауларына җавап бирде, район мәчетләре торышы турында һәм кайсы авылларда мәчет төзеләчәге хакында аңлатып китте.
Шулай ук имамнар иҗтимагый совет рәисе Әнәс Исхаков, Әлкәй мәчетен төзү эшләрендә беренче булып йөргән Илсур Мирзаянов һәм авыл советы рәисе Светлана Зиннурова чыгышларын тыңладылар.
Күңелгә үтеп кергән чыгышларның берсе ул китапханә җитәкчесе Венера ханымның авыл тарихы турындагы чыгышы булгандыр: “Әлкәй авылының 300 елдан артык тарихы булган, 1696 елда авылда инде мәчет булуы мәгълүм. Бу авыл Р.Фәхретдинның “Асар” китабында да искә алына, монда бик зур мәдрәсә булган, 2 томлык тәфсир язган бик гыйлемле мулла эшләгән, Р.Фәхретдиннең әтисе биредәге мәдрәсәдә белем алган. Әлкәй 1870 елларда волость үзәге була, мәчете һәм мәдрәсәсе була, революцягә кадәр 3 мәчет булуы билгеле”.
Җыелыш ахырында имамнар март аенда узачак планнар белән танышып киттеләр: 2 март көнне Ак мәчеттә авыл абыстайлары катнашында “Әйдәле, остабикә” бәйгесе, ә 26 март көнне балалар арасында Ислам дине нигезләре буенча викторина узачак.
Район имамнарының мондый җыелышлары атна саен уздырылып килә һәм ул имамнарны берләштерүгә, тәҗрибә уртаклашуыга һәм авыл мәчетләре тарихларын өйрәнүгә яхшы җирлек булып тора.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.