Әлкәй авылы мәчете тарихы

әлкәйМәчет тарихы авыл тарихы белән тыгыз бәйләнеп бара. Элеккеге мәгълуматлар буенча 2008 елда Әлкәй авылынын 265 еллыгын билгеләп үтсәк тә, яңа чыганаклар буенча (бу чыганакларны авыл кешеләре–«Төлке чапкан — шул ук Әлкәй» китабы авторлары Миләушә һәм Закировлар архивлардан эзләп таптылар) 1690 елларда ук авыл булган дип уйланыла. Самарада губерна мәчетләре турындагы 1876 елга караган ведомостьтә Әлкәй авыл мәчете 1696 елдан бар дип хәбәр ителә (Проблема изучения истории заселения и образования в населенных пунктах Альметьевского региона. Казань, Дом печати, 2000)
Әлкәй авыл мәчете (яки мәчетләре) шул чорларда ук тирә-юньгә даны таралган мәшһүр мәчетләрдән була.
Ризаэтдин Фәхретдиннең «Асар» дигән китабында да Әлкәй мәчетләре имамнары берничә урында телгә алына. Хисаметдин дамелла турында мәгълумат шактый:
«Хисаметдин бине Мөэмин бине Будач бине Айтуган бине Кудаш бине Апач бине Мирас Бөгелмә өязе Әлкәй авылында имам вә мөдәрис булып, 86 яшендә 1260 (яңача 1844) елнын рамазан аенда вафат булган. Хатыны Габделҗаббар бине Габдрахман әт Тайсуганый кызы Гайшә иде.» «Хисаметдин мулла тәфсир язарга тотынды һәм аның 2 томлык китабы кулдан-кулга йөреп укылды» дип яза Р.Фәхретдин  (Асар,2 том. Казан,2009)
Шулай ук Габделҗаббар бине Габдеррахман бине Туймөхәммәднең улы (Тайсуган авылы муллалары) Мөхәммәдзариф Әлкәй авылында Хисаметдин муллада укуы хәбәр ителә.
Ризаэтдин Фәхретдиннең әтисе дә Хисаметдин мулладан Әлкәйдә белем алуы билгеле.
Минзәлә өязе Туйгилде авылы имамы Габделгафур бине Сәйфулланың остазы Хисаметдин мулла була. (Р.Фэхретдин. Асар 2 том, Казан, 2009)
1870 елларда Әлкәй волость үзәге булып әверелә һәм ул тирә-юньдә иң зурлардан исәпләнә. Бу чорда 1 мәчет, мәдрәсә булуы билгеле.
20 гасырның беренче дистә елында халык саны тагын да арта — 2000 кешегә җитә. Авылда тагын бер мәчет төзелә.
Октябрь революциясе башланганда авылда инде 3 мәчет була. Беренчесе — югары очта. Ул 1921 елгы янгында юкка чыга. Икенчесе — тубән оч мәхәлләсе. Аны совет чорында сүтеп алып мәктәпкә  кушалар.
Өченчесе — иң зурысы. Ул бүгенге көндә балалар бакчасы торган ихатада иде. Бу мәчет таш койма белән әйләндереп алынган, тирә-юньдә зур тирәкләр күкрәп утыра. Шушы агачлар мәчетне котычкыч янгыннан саклап калган. 20 елларда монда гаять олы гыйлемле, тирә-якка данлы Улдән (Вилдан?) мулла хезмәт күрсәткән. Хәзрәтнең яше 100 дә булса да, мәчетне тартып алу белән килешә алмыйча «Мәчетемне бирегез!» дип көн дә авыл советына үрмәләп килә торган була. Улдән мулланың йорты мәчеттән ерак түгел иде. Әмма аны тартып алып, балалар бакчасы ясыйлар. Улдэн мулла ак мунчасында яшәп, вафат була.
Бу мәчетнең манарасын 1932 елда кисәләр. Шуннан соң мәчет бинасында озак еллар клуб, китапханә була. 60 еллардан балалар бакчасы эшли, 80 – елларда бөтенләй сүтелә.
Мәчет булмаса да, авылда мулла вазыйфасын башкаручылар була. Балага исем кушу, никах уку, соңгы юлга озату кебек үтә җаваплы хезмәтне башкаралар алар. Элекке вакытта Зарифуллин Фахрулла, Ахмадулла йортларында балалар да укытканнар. Фаррахов Хафай йортында дини бәйрәмнәр үткәргәннәр.
-Миргарифан мулла Мөслим районы Югары Табын авылыннан. Әлкәйдэ эшли, хатыны Нурдидә абыстай (Балалары Камалов Ләбиб — ферма мөдире иде, Камалов Рашат — укытучы иде, аның хатыны,  ягъни Миргарифан килене 90 яшендэ дә догалар укый)
-Гыйльманов Габделхак
-Салихов Хәниф (репрессияләнә, аклана. Төп нигездә килене Тәгъзимә яши)
-Хаҗиәхмәтов Габбас
-Хажиев Габдулла Хаҗиәхмәт улы
-Раянов Галимҗан Раян улы
-Гайнетдинов Мөдәрис
-Гаязов Җәүдәт
-Халимов  Альберт
-Храмов Касыйм
1999 елның 24 апрелендэ яна мәчеткә нигез салынды, ә 18 июньдә аның ишекләре ачылды. Бүгенге көндә мәчетттә имам булып Гимаев Радик Камалетдин улы эшли.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.