14 азнакайлы Хаҗ сәфәренә китте

haj2Ислам диненең биш баганасының берсе булган Хаҗ кылу гамәле — барлык мөмкинлеге булган мөселманнарга фарыз гамәл. Шунлыктан соңгы елларда бу сәфәргә баручыларның саны арта бара. Ел саен 2 меңләп татарстанлы хаҗ сәфәрен кылу нияте белән Мәккәгә һәм Мәдинәгә юл тота. Быелгы хаҗ кылу вакыты сентябрьга туры килә.
Әлеге 2016 елда Хаҗ сәфәренә берничә төркем хаҗилар инде Изге җирләргә барып та җитте, Азнакайдан быел 14 мөселман кардәшебез хаҗ бурычын үтиячәк.
Әйтергә кирәк, алар арасында азнакай районы имамнары бергәләп, уртак акча җыеп, хаҗга җибәргән Захир хәзрәт Фәтхуллин да бар. «Әлеге традиция беренчеләрдән булып Азнакайда гамәлгә куелды һәм ел саен бер авыл имамын шулай бергәләшеп хаҗга җибәрү дәвам итәчәк», — дип аңлатып китте хаҗиларны озатучы имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин.
Хаҗиларга исән-имин юллар, кабул хаҗлар теләп калабыз.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.