Архивы за месяц Июнь, 2014

Республика мәчетләрендә Коръән- хәтем чыгалар

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизларны әзерләү үзәге белән берлектә Татарстан мәчетләрендә тәрәвих намазларын үткәрүне оештырды. Рамазан дәвамында намаз вакытында Коръән-хәтем кылалар, ягъни Изге китапны тулысынча укып чыгалар. Казанның «Кол Шәриф», «Гаилә», «Әниләр», «Өметлеләр», «Казан нуры», «Ярдәм», «Нур Ислам» мәчетләрендә, шулай ук Әмәт, Салмачи бистәләре иман йортларында Коръән-хәтем чыгачаклар. […]

ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае белән котлавы

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән изге рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм! Мөхтәрәм җәмәгать, барчабызга мәгълүм, исламның биш баганасы бар. Биш багана ул: Аллаһка һәм Мөхәммәд саләллаһу галәйһи вәссәләмгә шаһитлык китерү; намаз уку; зәкят бирү; хаҗ кылу һәм ураза тоту. Рамазан аенда […]

Уразага ният кылу

Ураза тотарга ният кылу Сәхәр Мөселман календарьларында күрсәтелгән “Сәхәр тәмам ” дигән баганада күрсәтелгән вакытка (җәй көннәре өчен тәкъдир кылынган вакыт буенча кояш чыгарга ике сәгать кала) сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, түбәндәгечә ният кылына: «Иләәһи нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл фәҗри иләл мәгъриби хаалисан лилләәһи тә’әәләә». (Илаһи ният кылдым, […]

Татарстан мөфтие Ураза, Корбан бәйрәмнәре көннәрен һәм фитыр сәдакасен билгеләде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР МДН Голәмәләр шурасы карары нигезендә Рамазан ае башлану көнен, фитыр һәм фидия сәдакасе күләмнәрен раслады. Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Ураза бәйрәме 28 июльгә туры килә, Корбан бәйрәме – 4 октябрьгә. […]

Төркиядән Коръән-хафизлар чакырылды

Рамазан аенда Татарстан Республикасына Төркиядән Коръән хафизлар килә. Коръән-хафизлар нәзарәт белән Төркия Республикасының Ислам эшләре һәм вакыф министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек программасы кысаларында чакырылды. Рамазан ае дәвамында 30га якын Коръән-хафиз Татарстан шәһәрендә һәм авылларында тәравих намазларын укыячаклар, җирлектәге имамнарга ярдәм итәчәкләр. dumrt.ru

Ураза

Озакламый рамазан ае башлана.Быел Рамазанның беренче көне 28 июньгә туры килә, беренче тәравих намазын (рамазан аенда укыла торган махсус гыйбадәт) Татарстан мәчетләрендә 27 июньнән укый башлыйлар. Барлык мөселманнар рамазан аенда ураза тота. Олуг галим Әхмәдһади Максудиның «Гыйбадәте Исламия» китабыннан ураза тотуга кагылышлы бер өзек тәкъдим итәбез.