Архивы за месяц Октябрь, 2014

Рядом с мечетью «Азнакай нуры» высажены 300 тюльпанов

В Азнакаевском муниципальном районе проходит акция «К 70-летию Великой Победы – 70 тысяч тюльпанов». К этому доброму начинанию активно подключился и Мухтасибат г.Азнакаево и Азнакаевского района. На территории недавно построенной мечети «Азнакай нуры» активисты мухтасибата высадили 300 луковиц тюльпанов, а на территории мечети деревни Туйкино 200 тюльпанов.

ТАТАРСТАН МӨФТИЕНЕҢ МӨХӘРРӘМ АЕ ҺӘМ 1436 ЕЛ БАШЛАНУ УҢАЕННАН МӨРӘҖӘГАТЕ

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ! Мөхтәрәм мөселманнар! 25 октябрьдә ай календаре буенча яңа ел башлана. Мөселман дөньясы 1436 нчы хиҗри елына аяк баса. Яңа елны башлап җибәрүче Мөхәррәм ае мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия. Мөхәррәм ае ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның берсе. Коръәндә әйтелгән: “Күкләрне вә Җирне яралткан көннән алып, Аллаһның хисабына күрә, […]

Азнакайга хаҗилар кайтты

Бу атна башында Мәккә-Мәдинә шәһәренә Изге Хаҗ сәфәренә барган дин кардәшләребез туган якларына әйләнеп кайттылар. Бер айлап сузылган сәфәрдә бу елны Азанакайдан унбишләп кеше барды. Туганнарын, дусларын аэропортта каршы алырга барган кардәшләребез, хаҗиларны дулкынлану хисләрен яшермичә, түземсезлек белән көтеп алдылар. “Хаҗиларны каршы алу үзенә күрә бик зур сөенеч, аларның позитив энергиясе, Кәгъбәне күргән нурлы йөзләре […]

«Азнакай нуры» мәчетен төзеп бетерүдә ярдәм кирәк

Азнакайда төрле дин вәкилләре дус һәм бердәм булып яши. Мәгълүм булганча, «Юбилейный» микрорайонында яңа мәчет төзелде. Корбан бәйрәме көнендә аның манарасына, тантаналы рәвештә, ай куелды. Билгеле, төзелеш күп чыгымнар сорый. Мондый гамәлләр һәркайда дин кардәшләребезнең катнашы, матди ярдәме белән башкарыла. Күңелләребездә йөрткән изге ниятләрне тормышка ашырып, Аллаһтан рәхим-шәфкать өмет итеп, барыбыз да яңа гыйбадәтханә төзеп […]

Объявляем второй фотоконкурс «Авылым мәчете»

Бисмилләхир-рахманир рахим! Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Дорогие друзья, наш сайт http://aznislam.ru/ объявляет Республиканский фотоконкурс «Авылым мәчете» («Мечеть моей деревни»), где могут принять участие все деревенские мечети Татарстана! Татарские сёла, их народ, культура и архитектура могут стать примером для подражания, ведь как мы увидели на нашем первом фотоконкурсе мечети всех деревень благоустроены, ухожены и […]

Азнакай шәһәрендә беренче мәчетне төзегән Әхәт Рәхимов вафат

Динебез үсешенә зур өлеш керткән мөхтәрәм дин әһеле Габделәхәт Рәхимов бакыйлыкка күчте. Әхәт абый, Аллаһның  ярдәме белән, 1988-1989 елларда Азнакай шәһәрендә беренче мәчетне төзегән, 1990-1992 елларда Ак мәчетне төзүдә башлап йөргән, барлык оешма җитәкчеләре белән уртак тел табып, төзү материалларын алып кайткан, документация эшләрен алып барган. Ул Азнакай өммәтенә зур тырышлык белән хезмәт иткән, дини […]

Татшуганга Түбән Кама имамы Йосыф Давлетшин килде

Корбан — кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге Менә икенче ел авылыбыз мәхәлләсе, җирле үзидарә Корбан бәйрәмен “Корбан – кардәшлеккә Аллаһының олы бүләге” дигән исем астында, зурлап үткәрә. Гает иртәсендә авыл картларының җыелышып Аллаһ йортына тәкъбир әйтеп төшүләре,  Равиль хәзрәт Давлетовның изге бәйрәм белән котлап, вәгазь сөйләве барча халыкның күңелендә бәйрәм рухы уятты. Гает намазы укылганнан соң, […]

Буралы авылы мәчетендә Корбан гаете

Буралы авылында узган корбан ашы мәҗлесе һәркемдә якты тәэсирләр калдырды. Әлеге күркәм чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Азнакай бүлеге җитәкчесе Эльвира Галеева, Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт кунак булып килде.

Азнакайда Корбан гаете чараларга бай булды

Быел Азнакайда Корбан гаете күптөрле чаралар белән үрелеп барды. Мөселманнар, борынгыдан килгән гадәт буенча, матур киемнәрен киеп, күңел-тәннәрен пакъләп, иртә таңнан мәчетләргә бәйрәм намазына җыелды. Азнакайның үзәк Ак мәчетендә имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин Корбан гаете тарихының Ибраһим пәйгамбәргә барып тоташуы, шул чордан башлап Аллаһы Тәгалә мөмкинлеге булган барча мөэминнәргә бу гыйбадәтне башкарырга боерганы хакында хөтбә […]

Мәдрәсәләрдә укулар башлана

Хөрмәтле дин кардәшләр! Гадәттәгечә Октябрь аенда һәр мәчет каршындагы Башлангыч Дини  Белем бирү мәдрәсәләрендә укулар башлана.  Дәресләр Мөфтият тарафыннан төзелгән программа буенча укытыла.  Һәркем үзенең белем дәрәҗәсенә карап яки үзенә якын булган мәчет-мәдрәсәгә укырга килә ала. Дәресләр расписаниесен мәдрәсәнең үзендә яки мөгаллимнәрдән белргә була. Укуларга рәхим итегез!