Архивы за месяц Сентябрь, 2015

Азнакай районында 45 нче мәчет ачылды

Бу көннәрдә барыбызны да биләп алган бер хис – шатлыклы дулкынлану белән яшибез. Авылыбыз уртасында мәһабәт бина – иман йорты калкып чыкты. Мәчет өстендәге алтын ай тирә-юньгә нур чәчә. Узган шимбәдә Чалтаймас халкы, аның еракларга сибелгән балалары мәчет ачылу тантанасына җыелды. Корбан гаете көннәрендә авыл халкы өчен генә түгел, районкүләм зур вакыйга булды ул. Иртәдән […]

Азнакай балалары өчен Хаҗ дәресе үткәрелде

Борынгы заманнарда мәчет эче бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган диләр. Корбан гаете көнне Азнакайның Ак мәчетенә дә утыздан артык бала тавышы яңгырап торды. Бу көнне алар өчен “Иман” үзәге мөслимәләре гадәти булмаган тамаша әзерләгән иде. “Хаҗ иленә сәяхәт” дип аталучы бәйрәм-дәрес Ибраһим һәм Исмәгыйл пәйгамбәрләр тарихын тасвирлаган курчак театры белән башланып китте. Сүз белән генә […]

В Азнакаево проведёт лекции известный врач Галима Харисова — Азнакайда танылган табиб Галимә Харисова дәресләре узачак

ОБЪЯВЛЕНИЕ С 5 по 9 октября 2015г. в центральной мечети г.Азнакаево пройдут лекции по вопросам здоровья и уроки по правильному чтению Корана. Лекции и уроки проведет ГАЛИМА ХАРИСОВА врач-терапевт высшей категории, автор множества книг и учебников, преподаватель Корана (г.Елабуга). 5 октября: с 9.00 до 11.30 и с 18.00 до 19.30 лекции о здоровье 6 октября: […]

Азнакайда Корбан бәйрәме

no images were found

В Азнакаево прошел праздничный обед для 800 человек

24 сентября в спорткомплексе Чатыртау Арена г.Азнакаево прошел праздничный обед в честь праздника Курбан байрам для 800 человек. На праздничное мероприятие были приглашены имамы сельских мечетей и их активные прихожане, ветераны, люди с ограниченными возможностями, малоимущие семьи и прихожане городских мечетей. Это мероприятие было организовано по инициативе главы Азнакаевского муниципального района Марселя Зуфаровича Шайдуллина. «Посоветовавшись […]

Азнакайда 800 кешелек Корбан ашы мәҗелесе үтте

Берничә ел элек Казанда республикакүләм ифтарда 1000 кеше катнашачак икән дигәч хәйран калган идек. 24 сентябрь көнне Азнакайның яңа ачылган Чатыртау Арена спорт комплексында 800 кешелек Корбан ашы мәҗелесен күргәч нәкъ республикакүләм ифтар искә төште.  Рәт-рәт булып төзелгән мул өстәлләр артында мәчет-мәдрәсәләргә йөрүче абый-апалар, авыл имамнары һәм аларның актив ярдәмчеләре, ветераннар, мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез, ярдәмгә […]

Азнакайда гает намазыннан соң корбан чалу комплексы ачалды

Алтын көзнең җылы кояш нурларына иркәләнеп шәһәр халкы мәчетләргә агыла. Иртәнге тынлыкта, Азнакайның өч мәчетеннән дә азан һәм тәкбир тавышлары яңграп ишетелеп тора. Корбан гаете иртәнге алтыда үткәрелүгә карамастан мәчетләр шыгрым тулы. 24 сентябрь көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә бәйрәм иртәнге намазны уку белән башланып китте. Районның имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллинның килгән дин кардәшләрне бәйрәм […]

Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын!

Мөхтәрәм дин кардәшләр, хөрмәтле азнакайлылар! Барчагызны да олуг һәм мөбарәк Корбан гаете белән котлыйм! Ислам дөньясының күркәм бәйрәме – Корбан гаете барчаларыбызга хәерле булсын, иминлек, игелек, бәрәкәт алып килсен! Елга бер мәртәбә килүче әлеге бөек бәйрәмне бөтен дөнья мөселманнары түземсезлек белән көтеп ала. Бу көнне дин кардәшләребез мәчетләрдә җәмәгать булып бәйрәм намазларын укыйлар, догалар кылалар. […]

Чалтаймас авылында мәчет ачылышына чакырабыз

26 сентябрь көнне сәгать 10.00 Азнакай районы Карамалы Елга (Чалтаймас) авылында мәчет ачу тантанасы була. Әлеге бәйрәмгә барлык авылдашларны, дин кардәшләрне, шулай ук шушы авылда туып үсеп, хәзерге вакытта читтә яшәүче якташларны чакырып калабыз. Изге эштә бергә булыйк!    

Мухтасибат и молодежный комитет Азнакаево провели велопробег по улицам города

18 сентября в пятницу состоялся велопробег по улицам города Азнакаево под лозунгом «Молодежь против экстримизма». Велопробег организовали мухтасибат и молодежный комитет г.Азнакаево, в рамках месячника «Экстремизму нет!». Перед стартом к участникам обратился имам-мухтасиб г.Азнакаево Азат хазрат Талибуллин: «Ислам и терроризм это противоположные понятия, все те кто верят во Всевышнего никому не должны причинять вред ни […]