Архивы за месяц Март, 2016

Азнакайда Ислам дине нигезләре буенча викторина һәм Коръән уку бәйгесе үтте

26 март көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә, мәктәп яшендәге балалар арасында, Ислам дине нигезләрен белү һәм Коръән уку буенча ярышлар үтте. Әлеге чарада 7 авылдан һәм Азнакай шәһәре мәчетләреннән, Ислам әхлагын өйрәнүче, 50 бала катнашты, белем дәрәҗәләренә карап балалар беренче ел укучылар һәм 2-4 ел укучыларга бүленеп көч сынаштылар. Викторина сорауларына язмача җавап бирү малайлар […]

Приглашаем на викторину по знаниям основ Ислама

26 марта в Азнакаево состоится викторина среди детей по теме «Основы Ислама» и чтению Корана, организатором которого является Мухтасибат г.Азнакаево и Азнакаевского района. На викторину приглашаются дети школьного возраста со всего Азнакаевского района. Викторина состоится в Центральной мечети (Ак мәчет) в 9.00. Правила проведения викторины: На викторину направляются дети в возрасте от 7 до 15 […]

Авыл имамнарының чираттагы җыелышы Әсәй авылында үтте

16 март көнне Әсәй авылында район имамнарының атналык җыелышы булып узды. Җыелышта Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов, Әсәй авылы җирле үзидарә башлыгы Люция Вәлеева һәм Әлмәт районы мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнаштылар. Нәҗәт Нәгыймов үз сүзендә мәчетләргә караган җир участокларын законлы рәвештә теркәү кирәклеге, Ирекле авылы мәчете проекты хакында аңлатып китте. Әсәй авылы […]

Азнакайлылар «Зәйтүнә» мөнәҗәтләр фестиваленнән өч җиңү белән кайттылар

13 март көнне Бөгелмә шәһәрендә ТР Диния Нәзарәте тарафннан оештырылган дүртенче республикакүләм “Зәйтүнә” дини мөнәҗәтләр фестивале узды. Быел катнашучылар арасында республиканың Баулы, Яңа Чишмә, Зәй, Әлмәт, Бөгелмә районнарыннан, Казаннан һәм Башкортстаннан барлыгы 45 аерым башкаручы һәм 14 ансамбль катнашты. Чыгышларны  Татарстанның халык артисты Гөлзада Сафиуллина, яшь мөнәҗәтче Илгиз Шәйхрәзиев, Бөгелмә  балалар сәнгать мәктәбе укытучысы  Фәния […]

Азнакай мөслимәләре Балтач авылында «Әниләр» бәйрәмендә катнашты

7 март көнне Азнакай районы Балтач авылында әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе узды, аны җирле үзидарә советы һәм авыл яшьләре оештырган иде. Бәйрәмгә Азнакай мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге дә чакырылды, яшь мөслимәләр бәйрәмне Коръән сүрәләрен укып ачып җибәрде, «Динебездә аналарның кыйммәте» турында вәгазь сөйләде, Ислам нигезләре буенча күңелле викторина үткәрде һәм заманча яулык бәйләү серләренә төшендерде. Бәйрәмгә […]

«Әйдәле, Остабикә»

no images were found

Азнакайда остабикәләрне зурладылар

2 март көнне Азнакай районы абыстайлары Ак мәчеттә “Әйдәле, остабикә” бәйгесендә гыйлемнәре һәм осталыкары буенча көч сынашты. Тантананы район мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде, ул үз сүзендә: “Абыстайлар алар дин юлында хезмәт итүче, халыкның йолаларын саклаучы хөрмәтле кешеләр, һәрбер авылның йөзек кашы булган ягымлы һәм акыллы апаларына без һәрчак хөрмәт күрсәтергә тиешбез”, — диде. […]