Архивы за месяц Апрель, 2016

Азнакай шәкертләре «Гыйлем нуры» викторинасында катнашты

23 апрель көнне Лениногорск шәһәрендә «Гыйлем нуры» викторинасы булып узды. Анда республиканың Баулы, Ютазы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай шәһәрләреннән мәчет каршындагы башлангыч мәдрәсәләрдә укучы шәкертләр катнашты. Сораулар авыр булуга карамастан бер команда да үзен сынатмады. Үткән елны бу ярышта Анакайлар беренче урын алган булсалар, быел беренчелекне Бөгелмәләр яулады.  

Азнакай мөхтәсибәтенең яшь мөселманнары өмәләргә чыкты

Сөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Чисталык – иманның бер өлеше”, — ди. Әлеге хәдисне истә тотып Азнакай мөхтәсибәтенең барлык мәхәлләләрендә дә язгы чистарту өмәләре узды. 16 апрельда мәчет яны ихаталары җыештырылса, 23 апрель көнне зиратлар тәртипкә китерелде. Ак мәчеткә өйрүче дин кардәшләребез Азнакай шәһәренең иске татар зиратын сынган һәм ауган агачлардан чистартты, караучысыз калган […]

Азнакай мөгаллимнәре мәчет лагерларын оештыру курсларында белемнәрен арттырды

14-16 апрель Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә багышланган курслар узды. Республика мөхтәсибләренең яшьләр эшләре буенча җаваплы урынбасарлары, авыл имамнары һәм мөгалимнәре Казанда җәйге лагерьләр оештыру мәсьәләләренә кагылышлы өч көнлек курслар үтте. Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге һәм Ислам дине белемен һәм исламны өйрәнү мәгарифен үстерү буенча ресурс үзәге оештырган әлеге чарага 100 якын кеше […]

Азнакай спортчылары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татар милли көрәш һәм кул көрәше буенча VIII берләштерелгән Россиякүләм турнирында өченче урын яулады

16 апрельдә татар милли көрәшен һәм кул көрәшен яратучы мөселманнар кабат Чаллының “Витязь” спорткомплексына җыелдылар. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселман яшьләренең татар милли көрәш һәм кул көрәше буенча VIII берләштерелгән Россиякүләм турниры узды. Быелгы ярышларда Татарстаннан (Алабуга, Азнакай, Әлмәт, Әгерҗе, Актаныш, Аксубай, Балтач, Буа, Биектау, Норлат, Чаллы, Чистай, Чирмешән, Менделеевск, Түбән Кама, Саба, […]

Игътибар! Гөлсинә Галимуллина һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев кичәсе Балалар иҗаты үзәгендә үтәчәк

14 апрель көнне сәгать 10.00 Үзәкләшкән Китапханәләр Системасы язучы, күпсанлы китаплар авторы Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч» китабын тәкъдир итү кичәсен оештыра. «Алтын ачкыч» китабы Татарстан мөселманнары тарихына зур өлеш керткән, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевка багышланган. Чарага шулай ук Җәлил хәзрәт үзе дә киләчәк. Рәхим итегез! ОЧРАШУ БАЛАЛАР   ИҖАТЫ    ҮЗӘГЕНДӘ   (ЭЛЕКЕГЕ   […]

Әлкәй авылы мәчете тарихы

Мәчет тарихы авыл тарихы белән тыгыз бәйләнеп бара. Элеккеге мәгълуматлар буенча 2008 елда Әлкәй авылынын 265 еллыгын билгеләп үтсәк тә, яңа чыганаклар буенча (бу чыганакларны авыл кешеләре–«Төлке чапкан — шул ук Әлкәй» китабы авторлары Миләушә һәм Закировлар архивлардан эзләп таптылар) 1690 елларда ук авыл булган дип уйланыла. Самарада губерна мәчетләре турындагы 1876 елга караган ведомостьтә […]

Эшләр нияткә карап бәяләнә

Мөэминнәрнең әмире Әбү Хафс Гомәр бине Хаттап разыяллаһү ганһү әйткән: «Мин Аллаһының Илчесенең болай дигәнен ишеттем: «Дөреслектә, эшләр ният белән генә бәяләнәләр. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак. Шулай итеп, Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылучы (күчеп китүче) Аллаһыга һәм Аның Илчесенә һиҗрәт кылачак. Дөнья максаты яки өйләнергә теләгән хатын-кыз өчен һиҗрәт кылучы […]