Ак мәчеттә ир балалар лагерын ябу тантанасы үтте

DSC03865Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә 20 июль 1 август көннәрендә 7-15 яшьлек ир балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Лагерга барлыгы 23 бала йөрде, алар биредә Ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын һәм шулай ук догалар, сүрәләр өйрәнделәр.
Тәрбиячеләр дә яшь егетләр булганлыктан лагерь бер тында. шау-гөр килеп торды. Балаларга тәрбия биреп. спорт уеннары оештырып, китапханәләргә барып ике атна сизелми дә үтеп китте.

Шулай ук малалайлар Гомрә хаҗыннан кайткан хаҗиялар белән очрашып, Зәм-зәм суларын авыз иттеләр, Хаҗ кылу хакында файдалы мәглүматлар алдылар, Хаҗ турында үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Соңгы көнне тәрбиячеләр балаларгы брейн-штурм үткәреп, аларның белемнәрен тикшерделәр, бергәләп мәчет ишегалдыннан «клад» эзләделәр.
1 август көнне лагерны ябу тантанасында иң тәртипле, иң яхшы укыган балаларны билгеләп үттеләр, Азат хәзрәт Талибуллин балаларны киләчәктә дә шундый әхләклы, белем алырга ашкынып торучы, җәмгыяткә һәм динебезгә файдалы яшьләр булып үсүен теләде. Барлык балаларга да спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.