Ак мәчеттә кызлар лагеры ачылды

Ак мәчеттә кызлар лагерыБүген, 4 август көнне, Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә мәктәп яшендәге кыз балалар өчен җәйге дини-тәрбияви лагерь ачылды. Монда ике атна буена кызларны әдәп-әхлакка, гарәп язуына өйрәтерләр, догалар, сүрәләр ятлатырлар дип ниятләнә. Шулай ук балалар тәрбияче апалары белән бергәләп өйлә намазын укырлар, төрле конкурслар, мастер класслар оештырылыр дип тә көтелә. Балаларны көнгә өч тапкыр ашату да каралган. Каникулның соңгы аен кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ашыгыгыз!

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.