Аксакал хәзрәтебез

z1McWAo_gmIЭлек-электән авылларда, барча авыл халкы хөрмәт иткән, нинди генә авырлыклар килсә дә, туры юл күрсәтүче, борчыган сорауларга үзенең «алтыннан» да кыйммәтрәк булган киңәшләрен биреп төзәтүче, халык белән бергә һәркемне кайгыртып яшәүче авыл картлары-аксакаллар булган.
Шундый аксакалыбыз, Мәсәгут авылы имамы Кәбир хәзрәтнең бу көннәрдә гомер бәйрәме — 80 яшьлек туган көне. Кәбир хәзрәт-хезмәт һәм тыл ветераны, егерме елга якын гомерен мәхәлләдә имам булып халыкка дини йолаларны үти. Хәзрәт, мәхәллә имамы-халыкның рухи тәрбиячесе, мөгалиме. Бу шулкадәр изге һәм җаваплы вазыйфа, мәхәлләдә яшәүче төрле яшьтәге, катламдагы кешеләр белән аңлашып эшләү сорала. Кәбир хәзрәт Азнакай шәһәре Ак мәчет каршындагы башлангыч дини белем бирү мәдрәсәсендә Кәшиф хәзрәттән алган һәм Яр Чаллы шәһәре Ак мәчет мәдрәсәсендә алган тирән дини белеменә нигезләнеп районыбызның Мәсәгүт, Яхшыбай, Илбәк, Ирекле авылларында дини йолаларны үти.
Аллаһ Тәгалә Коръән Кәрим Ниса сүрәсе 59 аяттә «Ий мөминнәр! Аллаһка итагать итегез, һәм расүлгә итагать итегез! Шулай ук үзегездә булган Коръән белән гамәл кылып, Коръән дәлиләре белән әмер итүче дини хуҗалырыгызга, имамнарыгызга итагать итегез!» диде.
Авыл халкы хәзрәтебезне бик хөрмәт итә, шуңа күрә аны икенче, өченче тапкыр, зур ышаныч белән, мәхәллә имамы итеп сайлый. Хәзрәт халык арасында динебезне аңлатып, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз гамәлләргә, гыйбәдәтләргә өнди, хаталарны төзәтә, гонаһлы эшләрдән сакланырга чакыра. Авылда Аллаһ йорты булган мәчеттә вагазь һәм дини кичәләр үткәрә, гыйлем бирә, җәмәгать намазларын алып бара. Дөньяга иң беренче бала аваз салса, яшьләр никахлашса, кардәшләребез дөньялык гомере тәмам булып вафат булса, Коръән мәҗлесләре булса авыл халкы иң беренче Кәбир хәзрәт янына килә. Һәр гамәлен ихласлык белән бары бер Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп башкара ул.
Аксакал буларак үзенең диндә, дөньялыкта булган тәҗрибә-киңәшләрен безгә мөхтәсибәткә һәм яшь буынга һәрдаим җиткереп киңәшләшеп тора.
Районыбызның мәхәллә имамнары арасында иң өлкән һәм хөрмәтле Кәбир хәзрәтебезне ихластан мөхтәсибәтебез, авыл имамнары исеменнән туган көне белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, гаилә һәм балалар, оныклар бәхете, озак еллар безне сөендереп, олы киңәшчебез булып яшәвен телибез.

Равил Дәүләт. Мөхтәсибәтнең нәсихәт һәм матбугат буенча ярдәмчесе.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.