Авыл имамнарына шәхәдәтнамәләр тапшырылады

азнакаевоБүген Ак мәчеттә Азнакай районы авылларында хезмәт итүче 10 имамга шәхәдәтнамәләр тапшырылды. Әлеге шәхәдәтнамәләр имамнарга муллалык эшләрен алып барырга рөхсәт бирүче Диния Нәзарәтенең таныклыгы булып торалар.
Имамлык вазыйфасы ул бик катлаулы һәм Аллаһ Тәгалә каршында җаваплы гамәл. Имам үзенә ияргән җәмәгат өчен хәтта Кыямәт көнендә дә җавап бирәчәк. Шулай итеп әлеге һәм башка имамнарга хәерле эшләр теләп калабыз.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.