Азнакай районы имамнары Туйкә авылында очрашты

отчет29 декабрендә Туйкә авылы мәчетендә Азнакай районы имам-хатыйпларның җыелышы булып үтте.
Азнакай районы һәм шәһәре мөхтәсибе Азат хәзрәт Таллибуллин ошбу мөбәрәк җыелышны ачып җибәрде һәм Коръән уку өчен сүзне Зөфәр хәзрәткә, Чалпы авылы имамына бирде. Ул укып бетергәч, Туйкә мәчетенә нигез салган һәм шунда имам булып торган Мирзаһит хәзрәт ошбу укыган Коръән аятларын багышлады.
Мөхтәсиб Азат хәзрәт сүзен Туйкә авылы җирлеге башлыгы Закирова Регина Рамил кызына биреп, ул: “Сезне динебезнең күркәм сәламе “Әссәму гәләйкум үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ” дип сәламлим,” – дип башлады. Үзенең чыгышында Туйкә авылы мәчетенә уңай бәя биреп: “Әлһәмдулилләһ! Мәчетебездә 5 вакыт намазга азан әйтелә, намаз укыла, зурлар һәм балалар өчен укулар оештырылган. Сезгә дә шушы җыелышыгыздан үз авылларыгызга безнең мәчетнең уңай якларын алып кайтып, халкыбызга дин таратуда зур уңышларга ирешүегезне теләп, көндәлек тормышыгызда шушы җыелышыгыздан алган уңай тәҗрибәләрне кулланып, Аллаһ рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешүегезне телим,” – диде.
Мөхтәсиб Азат хәзрәт үзенең вәгазендә Ислам диненең кеше күңеленә нәфрәт һәм үч алу хисләрен түгел, ә мәрхәмәт, шәфкать һәм мәхәббәт орлыкларын чәчеп хак юл белән баруын аңлатып бирде.
Туйкә авылы ветераннар советы председателе Зәйдуллин Фаяз Хәбибулла улы үз чыгышында Туйкә авылы тирәсендә урнашкан Сугышлы авылы турында мәгълүматләр белүчеләрнең авыл мәчетенә яисә авыл советына хәбәр бирүләрен сорады. Ветераннар советының шушы өлкәдә эшләүен билгеләп үтте.
Сүз Туйкә авылы мәчете имам-хатыйбы Альберт хәзрәт Латыйфуллинга бирелде. Ул үз чыгышында Туйкә авылының килеп чыгуыннан башлап бүгенге көнгә кадәр булганын тәсфилләп сөйләп чыкты. Авылыбыз мәчетендә халыкны дингә тарту өчен төрле чаралар үткәрелә, биш вакыт намазга азан әйтелә, намаз укыла, Мәүлит, Ураза, Корбан бәйрәмнәре зур колач белән үткәрелә. 8 Март, Җиңү, Сабантуй бәйрәмнәре, Өлкәннәр, Инвалидлар, Әниләр көннәре ветераннар һәм авыл җирлеге советы белән берлектә үткәрелүен билгеләп үтте. Ятим һәм инвалид балаларга, беренче класска баручыларга һәр елны мәчеттән бүләкләр алып бирелә. Ел саен гошер садакалары җыелып Туйкә авылы балалар бакчасына бирелә. Алар еллык яшелчә белән тәэмин ителә.
Кергән хәерләр бәрабәренә мәчетнең ут һәм газына вакытында түләп барыла. Хәер хисабына мәчет тышлануын, мәчет базына су скважинасын казылуын, пожарга каршы сигнализация үткәрелүен, зират коймасына авыл советы белән берлектә капиталь ремонт ясалуын әйтеп үтте, мәчетнең материал техник базасын үстерү буенча күп төрле эшләр башкарылуын билгеләп үтте.
Җиңүнең 70 еллыгына мәчет тирәсенә һәм сугышта вафат булганнар истәлегенә салынган һәйкәл тирәсенә ләлә чәчәкләре утыртылуын, шушы датага багышлап “Җирдә тормыш хакына”, “Без – Туйкәдән” дигән китаплар нәшер ителүен, район ветераннар оешмасының 40 еллыгы уңаеннан фотоальбом төзеп, аның районда беренче урын алуын, диплом белән бүләкләнүен сөйләп бирде.
Мәчеттә олылар һәм балалар өчен укулар оештырылды. Барлык бәйрәм чараларында балалар актив катнаша. Бер шәкертебез, Якупов Азат, Зәкат фонды оештырган ислам дине буенча викторинада катнашып районда беренче урын алды, электрон Коръән һәм диплом белән бүләкләнде.
Альберт хәзрәт финанс документларның алып бару тәртибе белән дә таныштырды. Бу документлар устав нигезендә алып барылганын күргәзмә әсбапларны күрсәтеп сөйләде. Районыбыз аксакаллары – имам-хатыйплары Туйкә мәчетендә зур тәҗрибә туплап, мәчет имамы Альберт хәзрәт һәм аның шәкертләре тарафыннан әзерләнгән мул табын артында сыйланып, үз авылларына, алган тәҗрибәләрен тормышта кулланырга дип, дога кылып, таралыштылар.

Альберт хәзрәт Латыйфуллин,

Туйкә мәчете имам-хатыйбы

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.