Азнакайда хәләл кафе ачылды

aznakaevoКазан һәм Әлмәт шәһәрләренә баргач адым саен хәләл кафе яки ресторан ачылуына инде ияләшеп беткән идек. Әллә шәһәр бәләкәй булганга, Азнакайда исә бу бик сирәк күренеш, шундый уйлар белән йөргәндә, ниһаят бездә дә хәләл кафе ачылуы турында ишеттек һәм туп-туры шунда киттек.


Кафеның хуҗалары Дамир һәм Лира Шафиковлар бик ачык кешеләр булып чыкты.

- 13 февраль көнне хакимият вәкилләре һәм дин әһелләре белән берлектә Азнакайда «Тарсуз» исеме астында, хәләл кафены ачып җибәрдек, — дип сөйләп китте Дамир әфәнде.

- Витринада ризыклар бик күп күренә, менюда нәрсәләр бар?
- Биредә бар ризык та үзебездә әзерләнгән. Татар халык ашлары, учакта пешкән пылау, азу һәм лагман да тәкъдим итәбез, шулай ук кулдан эшләнгән голубцы, пилмәннәр дә бар, бала-чагалар өчен картофель фри, пицца кебек ризыклар алырга мөмкин.
-Бар ризык та хәләлме?
- Әлбәттә, без бит санэпидемстанция каршында гына түгел, Аллаһ Тәгалә каршында да җавап бирәбез.
- Бәйрәмнәр һәм ашлар да үткәрәсезме?
- Әйе, никахлар, Коръән ашлары, Рамазан аенда ифтарлар да үткәрергә ниятлибез. Бездә 2 зал бар, теләгән кешеләргә хатын-кызлар һәм ир-атларны аерым залларда утыртып кунак итү мөмкинлеге дә тудырабыз, залларга барлыгы 80 кеше сыя.
- Кайбер эшмәкәрләр кризис дип үз эшен яба яки туктатып тора, сез кризистан курыкмадыгызмы?
- Илдә кризис булуына карамастан кешенең барыбер ашыйсы килә, яшисе килә бит, иң мөһиме Аллаһ Тәгалә бәрәкәт һәм иминлек бирсен, — дип елмаеп сүзен тәмамлады Дамир әфәнде.
Чыннан да әбиткә өйгә кайтып йөрмичә тиз генә кереп кайнар, тәмле һәм сыйфатлы ризык ашап чыгу бик уңайлы, хаклары да кыйммәт түгел.

Әлеге хәләл кафега һәм аның хуҗаларына уңышлар теләп калабыз. Сез дэ кереп «тамак ялгап» чыгыгыз, кардәшләр.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.