Азнакай хаҗиларына Хаҗ дәресе үткәрелде

hadj Бу атна башында Азнакай шәһәренең Зәңгәр мәчете мәдрәсәсендә Хаҗ сәфәренә баручыларга хаҗиларның хокуклары һәм бурычлары хакында аңлаттылар. Моннан тыш изге ураннарга сәфәр кылу тарихы, үзенчәлекләре белән таныштырдылар.

Хаҗилар өчен дәресне мәчет имам-хатыйбы Нәфис хәзрәт Хакимов уздырды. Ул шулай ук сәфәргә чыгучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, Хаҗ кылу тәртибе турында сөйләде.
Хаҗга әзерләнү дәресендә ДУМРТ Хаҗ һәм Нәҗем-Тур  операторлары аша баручы кардәшләребез катнашты. Быел Азнакайдан хаҗ сәфәренә барлыгы 15 кеше бара.
Азнакайлылар 26-27 сентябрьдә шушы Изге юлга кузгалалар. Аларга юлларында иминлек һәм кабул булучы Хаҗлар теләп калабыз.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.