Азнакай районы имамнары хакимият башлыгы һәм казый белән очрашты

Азнакаево Ак мечеть19 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә авыл имамнарының уклары үтте. Бу юлы имамнарга вәгаз-нәсихәт сөйләргә Татарстанның көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов килде. Ул үзенең вәгазендә бик яхшы итеп имамлык вазифаларының өстенлекле якларын, имамның Аллаһ Тәгалә һәм җәмгыять каршында җаваплы булуын аңлатты. Халыкның Исламга килү юлларын, бу юлда хәзрәтләрнең ярдәме һәм булышлыгы ни дәрәҗәдә булырга тиешлеген сөйләде. Ханафи мәзһәбе буенча намаз уку, гыйбәдәт кылу үзенчәлекләре хакында аңлатма биреп китте.
Дәрестән соң имамнар мәчет ашханәсендә, мул табын артында Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин белән очраштылар. Биредә районыбызда күркәм традицияга әверелгән юбилярларны котлау тантанасы булды. Үзләренең юбилейларын билгеләп үтүче Кәкре Елга авылында зур хөрмәткә лаек булган, 90 нчы елларда динне торгызуда күп көч куйган, мәчет төзүдә актив катнашкан Вәлиев Кәбир Газиз улының 85 яшьлек юбилее, Әгер авылы имамы Финдис хәзрәт Габдрахмановка 75 яшь тулу уңаеннан һәм Мәнәвез авылы имамы, элекеге мөхтәсиб Әмирҗан Якуповка дин юлында куйган хезмәте өчен Марсель Шәйдуллин котлау һәм рәхмәт хатлары тапшырды, бүләкләр бирде.
Үз чыгышында район башлыгы: “Без һәр эшебезне бисмилла белән башлыйбыз, нинди генә эш башкарасак та имамнар-хәзрәтләрне дә чакырабыз, мәсәлән, яз көне икмәк чәчкәндә дә сезнең белән бергәләп дога кылып башлап җибәрдек, шуңа күрә Аллаһ Тәгалә яңгырын да бирде, икмәк тә мул булды, Татарстанда без икмәк уңышы буенча беренче урынны алдык, Аллага шөкер, киләчәктә дә шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә-яшәргә язсын”, — дип имамнарга үзенең рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук әлеге очрашуда Азнакай шәһәре прокуроры Илшат Нәҗмиев һәм ФСБ бүлеге җитәкчесе Илгиз Хәкимов та катнашып, чыгыш ясадылар. Үз чыгышларында алар дин әһелләре белән дус-тату булып яшәргә һәм халыкны бергә тәрбияләргә чакырдылар.
Мул табын артында дустанә сөйләшүдән соң имамнар өйлә намазына керделәр, намаздан соң Фәһим хәзрәт дин кардәшләребезнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.

no images were found

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.