Азнакай районы имамнары өчен Ураза хакында дәрес үтте

Iu7n9HGc28EҮткән атна ахырында Азнакай районы имамнары Үзәк мәчеттә очрашуга җыелышты. Очрашуга төбәк казые Марат хәзрәт Марданшин һәм Урыссу мәдрәсәсе мөгаллиме Әнвәр хәзрәт тә килде.
Имамнар биредә Уразаның башлану көнен, авыз ачу һәм тәравих намазларының вакытын билгеләү турында фикер алыштылар.  Марат хәзрәт Марданшин имамнарны Татарстан Диния Нәзарәтенең голәмәләр шурасы раслаган карары балән таныштырды, аның буенча быел беренче таравих намазы 17 июньда укыла, ә инде 18 июньда Уразаның беренче көне була.

Шулай ук Әнвәр хәзрәт имамнарга Рамазан аеның фазыйләтләре,  Уразаны бозучы һәм бозмаучы гамәлләр хакында аңлатып китте.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.