Азнакайның Ак мәчете мөселманнары татар мәгърифәтчеләре мирасын өйрәнә

азнакаевоДиния Нәзарәте раслаган Мәчетләр каршындагы башлангыч дини белем бирү курслары өчен укыту программасында 3 курс шәкертләре өчен безнең регионда Ислам үсешенә зур өлеш керкән галимнәр, мәгърифәтчеләр, аларның тормыш юлларын, хезмәтләрен өйрәнү каралган.
Шушы программаны тормышка ашыру максатыннан 2012-2013 уку елыннан башлап зыялыларыбыз: Кол Шәриф, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдрәхим Утыз Имәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай кебек шәхесләребезнең тормыш юлын, эшчәнлеген, динебез үсешенә керткән хезмәтләрен өйрәнәбез.


Безнең төбәктә, Азнакайдан ерак түгел, Әлмәт районы Кичүчат авылында бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең музее, шулай ук Лениногорск районы Тимәш авылында Г.Утыз Имәнинең мавзолее (төрбәсе) бар. Дәресләрдә алган гыйлемнәребезне тирәнәйтү максаты белән 2013 елны һәм 2015 елның январь аенда шушы музейларга сәяхәт кылдык.
Р.Фәхретдиннең мемориаль музеен 1994-1995 елларда “Елховнефть”идарәсе төзекләндергән һәм җиһазландырган, аны 1995 елның 25 мартында Татарстанның беренче президенты М.Ш.Шәймиев ачкан. Шул көннән башлап бу музей тирә-якның гына түгел, бөтен районның әхлакый тәрбия үзәгенә әверелгән. Залларда 300 дән артык экспонат куелган булса да, фондта 4 меңнән артык хәзинә тупланган. Бу музей урнашкан йортта 1859 елдан 1889 елга кадәр татар халкының күренекле фикер иясе, тарихчы, галим, мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдин яшәгән. Әлеге музей экспонатлары аша аның бөтен эшчәнлеге, тормыш юлы күрсәтелгән.
Музейның эшчәнлегенә зур өлеш керткән, беренче көннән үк аның җитәкчесе булган филология фәннәре кандидаты — Диләрә ханым Гыймранова татар-мөселман киеме киеп, якты йөз белән каршылап, күңелләрдә мәңге җуелмас бай хатирәләрен сөйләде. Мондагы һәр экспонатның табылу тарихын, Риза Фәхретдиннең Уфада мөфти булган чакларын, хаҗга баргач Р.Фәхретдинне Гарәбстан короле кабул итүен сөйләп, бүләкләрен күрсәтте. Гомумән, бу музейга барып, үз күзләрең белән күреп кайту һәр шәкерткә, мөгаллимнәргә дә бик кирәкле гамәл дип саныйм.
Кичүчаттан Лениногорск районы Тимәш авылына юл тоттык. Г. Утыз Имәнинең бу авылда музее юк, әмма тууына 250 ел хөрмәтенә “мавзолей” төзелгән, эчке яктан стенага “Бу урында татар халкының бөек шагыйре, мәгърифәтчесе Г. Утыз Имәни әл—Болгари җирләнгән 1754-1834”, — дип язылган мемориаль такта куелган, стенасы чупай таштан өелгән.
Г. Утыз Имәни үз дәверенең галиме, укымышлы кешесе була, гарәп, фарсы, үзбәк, таҗик, төрек телләрен камил белгән, педагог, гыйлми хезмәтләр, сүзлекләр язган, медицина, астрономия буенча хезмәтләре бар. Галимнәр аны татарның “Ломоносовы” диләр. Ул үз иҗатында төп игътибарны белем, гыйлем мәсьәләләренә юнәлтә:
“Килсә дә үлем, галим үлми һаман,
Үлем килгәнче үк үлә надан.
Бел наданнар төркемен үлек диеп,
Үлсә галим бел аны терек диеп”
дип язып калдырган “Гыйлемнең өстенлеге турында төркичә бәетләр” шигырендә.
Г. Утыз Имәнинең каберен зиярат иткәннән соң бездә берничә фикер-тәкъдим туды: шундый бөек галим, мәгърифәтче, педагог бик зур хөрмәткә лаек дип саныйбыз, шунлыктан Тимәш авылында Г. Утыз Имәнинең музеен ачсалар яки китапханәдә галимебезгә багышланган аерым бер зал булдырсалар тагын күңеллерәк булыр иде. Шулай ук аның каберендәге төрбәсен матурлап төзекләндерсәләр һәм аңа илтүче юлны да әйбәтләп ясап куйсалар, галимне зиярат итәргә килүче милләттәшләребезгә, туристлагра күрсәтергә һәм сөйләргә яхшырак булыр иде.
Үзебезнең Азнакай шәһәре һәм авылларындагы башлангыч дини белем алучы шәкертләребезгә татар хакының бөек шәхесләрен, аларның тормыш юлларын һәм хезмәтләрен өйрәнергә һәм тормышларында кулланырга Аллаһ Тәгалә насыйп итсен иде.
Сөмбел Шакирова, мөгаллимә.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.