Азнакай мөхтәсибәтенең спорт командасы Зәйдән җиңү яулап кайтты

qswvK8ZxhaQ30 май көнне Зәй шәһәрендә мөселман яшьләренең җәйге спартакиадасы үтте. Әлеге чарада Татарстанның 6 районы, шул исәптән Азнакай мөхтәсибәте командасы да катнашты, яшьләр үзара мини футбол, йөзү, кул көрәше, гер күтәрү һәм аркан тартышу буенча көч сынаштылар.
Азнакай мөхтәсибәтенең спорт эшләре буенча җаваплы урынбасары Рөстәм Шакиров безгә әлеге ярышлар турында сөйләп китте: “Азнакай мөхтәсибәтеннән спартакиадада 14 егет катнашты, ярышлар бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде, командалар да бик көчле булып чыкты.
Йөзү һәм аркан тартышу буенча безнең команда 1 нче урыннарны яулады. Иң тиз йөзеп килү номинациясендә Руслан Шакиров җиңү яулап, аерым приз белән бүләкләнде.
Мини футбол ярышында Азнакай яшьләре Кукмара егетләре белән уйнап 2 нче урынга чыкты.
Кул көрәше буенча безнең егетләр шулай ук 2 урынга лаек булдылар, гер күтәрүдә исә 1,2,3 урыннарны алдык.
Шулай итеп барлык командалар арасында Азнакай мөхтәсибәте командасы 1 урынны яулады, грамота һәм микродулкынлы мич белән бүләкләнде. Микродулкынлы мичне без Азнакай Нуры мәчетенә бүләк иттек.”
Соңгы 1-2 елда мөселман яшьләре арасында спартакиадалар бик еш үткәрелә башлады, шунысы куанычлы Азнакайның мөселман яшьләре әлеге ярышларда һәрчак актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Димәк, дин тотучы яшьләребез үзләрен рухи яктан та, физик яктан да һәрвакыт камилләштерергә тырыша.
Алсу Фролова

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.