Азнакай мөселманнары Төбәкара Дини Мөнәҗәтләр фестивалендә катнаштылар

DSC01631ТР МДН, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге” белән берлектә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәт фестивален уздырды. Фестиваль өченче ел рәттән оештырылды. Быел катнашучылар арасында республика районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Оренбург якларыннан килүчеләр дә бар иде. Берничә номинациядә узган фестивальдә катнашучылар саны 90га җитте. Азнакай, Баулы, Ютазы районнары мөхтәсибләре һәм Мөслим, Яңа Чишмә, Лениногорск районнары мөхтәсиб урынбасарлары фестивальнең кунагы булды.

Фестивальне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәер-фатихасын биреп ачып җибәрде һәм ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Фестивальдә Татарстан җөмһүриятенең атказанган һәм халык артисты, профессор Мингол Галиев жюри рәисе булды. Шулай ук чыгыш ясаучыларны көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Марданшин, төрле конкурслар лауреаты, “Сорнай” ансамбле солисты Илгиз Шәйхразиев һәм ТР МДНнең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова бәяләде.

Баллар куйганда катнашучыларның башкару осталыгы, мөнәҗәтләрне сайлый белүе, сәхнә костюмнары, үз-үзләрен тотышлары да бәяләнде. Бигрәк тә мөнәҗәтләрне тамашачылар күңеленә җиткерерлек итеп башкаруга аерым игътибар бирелде.

Азнакай Мөхтәсибәте вәкилләре быел беренче тапкыр катнашты әлеге Фестивальдә, ләкин шуңа да карамастан, безнең якташларны жюри әгъзалары һәм тамашачылар бик җылы каршы алдылар. Ансамбльләр чыгышында Азнакайдан килгән Давлетовлар гаиләсе иң күркәм номер булды, чөнки бу бәйрәмдә бердән-бер гаилә ансамбле иде.
Шулай ук хөрмәтле абыстайларыбызның «Сөмбел» ансамбле бик югары бәяләнде һәм киләсе — 4 нче Фестивальга чакыру һәм рәхмәт хаты алды.
Аерым башкаручылар арасында Азнакай данын Зәһинә Ганиева, Рузилә Шәйхулова һәм яшь башкаручы Ранил Исламов якладылар.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.