Азнакай мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итте

view_674648_102802317 нче июль көнне, Ураза бәйрәме уңаеннан Азнакай мөселманнары чын-чынлап бәйрәм иттеләр. Бәйрәм иртәнге намаз, вәгазь белән башланып китте.
Иртәнге сәгать җидедә шәһәребез һәм районыбыз мәчетләрендә Гает намазлары укылды.
Ак мәчеткә мөселманнарны бәйрәм белән котлау өчен хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да килгән иде, ул җыелган халыкка сәламәтлек, тынычлык, илләребезгә муллык теләп котлаганнан соң, бәйрәм намазы укылды, тәкбир әйтелде.
Сәгать унда исә, хакимият тарафыннан, Акчарлак ресторанында 200 кешелек бәйрәм табыны әзерләнгән иде.
Ай буе Ураза тотып, таравих намазларына йөргән әби-бабайларыбыз, апа-абыйларыбыз мул табыннар артына җыелышып, Коръән укыдылар, хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллинның котлавын һәм имам-мөхтәсиб Азат Талибуллинның вәгазен тыңладылар.
Мәҗелес ахырында: “Киләсе елларда да Аллаһ Тәгалә барыбызга да Рамазан айларында кабат очрашырга һәм бергә-бергә Уразалар тотарга насыйп итсен иде”, дип дога кылып тәмамланды.

Шулай ук мөхтәсибәтнең яшь мөселманнары кергән фитыр садакасына, мохтаҗлар өчен ризык тутырлган 100 пакет таратты.

Көннең икенче яртысында Мәдәният Сараенда балалар өчен бәйрәм чарасы оештырылды.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.