Азнакай мөхтәсибәтенең яшь мөселманнары өмәләргә чыкты

IOkcoFPrEuIСөекле Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Чисталык – иманның бер өлеше”, — ди. Әлеге хәдисне истә тотып Азнакай мөхтәсибәтенең барлык мәхәлләләрендә дә язгы чистарту өмәләре узды.

16 апрельда мәчет яны ихаталары җыештырылса, 23 апрель көнне зиратлар тәртипкә китерелде.
Ак мәчеткә өйрүче дин кардәшләребез Азнакай шәһәренең иске татар зиратын сынган һәм ауган агачлардан чистартты, караучысыз калган каберләрнең рәшәткәләрен тигезләп куйды һәм зиратта ятучы әби-бабаларыбыз рухына дога кылды.
«Яшьләребезне мондый өмәләргә җәлеп итүебез очраклы гына түгел, — дип аңлатып китте мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин, — бүгенге ыгы-зыгылы заманда яшьләр үзләренең әби-бабаларын, тарихын белергә тиеш. Чит-ят агымнарга иярмәс өчен яшьләрдә үз тарихыбызга, традициялләребезгә хөрмәт уятырга кирәк. Иске зиратларны чистарту ул — борынгыдан килгән йолабыз, һәрберебезнең изге бурычы».

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.