«Азнакай нуры» нурланды

азнакай нуры Декабрь ахыры җитсә бөтен шәһәр аллы-гөлле төсләр белән балкый башлый, бигрәк тә кибетләр, мәктәпләр һәм башка җәмәгать урыннары.

Ә менә Азнакайда яңа төзелгән «Азнакай нуры» мәчетенең яктырып китүен сизде микән шәһәр халкы? Мәчет көндез дә бик матур булып үзенә тартып тора иде, ә хәзер инде караңгы төшкәч тә әллә каян балкып, нур сибеп тора!

«Азнакай нуры мәчетен яктыртуда подстанция хезмәткәрләре бик зур өлеш кертте, — диде безгә Азат хәзрәт Талибуллин, — Шәрәфиев Айдар Әдип улы җитәкчелегендә эшләүче егетләр мәчетне һәм манараны бар яклап та светодиодлы заманча лампалар белән яктырттылар, Аллаһның рәхмәте булсын аларга».
Чыннан да яңа мәчетебез чит ил мәчетләреннән бер дә калышмый, эченә кереп намаз укып чыксаң дә бик рәхәт, күңелләр тынычланып китә, тышкы яктан да балкып, ялт итеп тора. Шәһәребез көннән көн ямьләнә, матурлана бара.

Рамиль Фаттахов фотосы.

Комментирование и размещение ссылок запрещено.

Комментарии закрыты.